Эшче сыйныф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эшче сыйныф latin yazuında])
Эшче сыйныф
Сурәт
Моның каршысы өст сыйныф[d]
 Эшче сыйныф Викиҗыентыкта

Эшче сыйныф (яки түбән сыйныф, кайвакыт пролетариат) - җәмгыяви структура теориясендә кулланылган термин.

Эшче сыйныфка гадәттә җитештерү һәм табигый байлыклар чыгару тармакларында физик көч таләп иткән урында эшләүче хезмәткәрләр керә.

Карл Маркс өйрәтүе буенча капиталистик җәмгыятьтә эшче сыйныф капиталистлар сыйныфның капма-каршысы, чөнки капиталистның мәнфәгате — эшчеләрне мөмкин кадәр кысып, күбрәк табыш алу. Алар арасындагы каршылык эшчеләрнең хәерчеләнүе һәм ахырда сәяси көрәшкә күтәрелеп, социалистик инкыйлаб күтәрү. Эшчеләр социалистик тәртипләр кертә һәм сыйныфсыз, тигез җәмгыять строе урнаштыра.

Сыйнфый инкылабларның уңышсызлыкка очравы икенче индустриаль инкыйлаб белән аңлатыла. Сәнәгатьтәге хезмәтнең механизацияләнүе һәм автоматизацияләнүе аркасында, алдынгы илләр эшче сыйныфының сафлары сирәгәя, ә тормыш шартлары яхшыра (икътисади кризислар вакыты булмаса).


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]