Эчтәлеккә күчү

Юань империясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юань империясе latin yazuında])
Юань империясе
/
大元 / 元朝
Дай Юань

Империя
1271 — 1368




Юань империясенең территорияләре (1294)
Башкала Ханбалык (хәзерге Пекин)
Шанду (җәйге башкала столица)
Тел(ләр) кытай теле, монгол теле, уйгыр теле
Дин буддачылык һәм башка кытай диннәре
Мәйдан 11 000 000 км² (1310)
Халык 90 000 000 (1300)

83 873 000 (1330)

Нәсел Чыңгызыйлар

Юань империясе (монг. Их Юан Улс; кыт. 元朝 (Yuáncháo)) — территориясенең төп өлеше Кытай җирләре булган монгол дәүләте (1271—1368). Ул Чыңгызханның оныгы, монгол ханы Хубилай тарафыннан нигезләнә. Хубилай хан 1279 елда Кытайны яулап алуны тәмамлый. Империя 1351—1368 еллардагы «Кызыл бәйләвечләр» фетнәсе[ru] нәтиҗәсендә җимерелә. Бу империянең рәсми кытай тарихы соңрак Мин империясе чорында язылган һәм «Юань ши» дип аталган.

Монголлар дистә еллар буе хәзерге Төньяк Кытайны да үз эченә алган киң территорияләр белән идарә итсәләр дә, дәүләтнең традицион кытай стилендә нигезләнүен Хубилай хан 1271 елда гына рәсми рәвештә игълан итә. Кытайны тулысынча яулап алу 1279 елда, Көньяк Сун Ямынь янындагы бәрелештә[ru] җиңелгәч тәмамлана. Ул вакытка Хубилай ханның биләмәләре башка монгол ханлыкларыннан аерылып тора һәм хәзерге Кытайның зур өлешен, шулай ук аңа якын төбәкләрне, шул исәптән хәзерге Монголияне дә үз эченә ала. Хубилай хан нигез салган Юань империясе бөтен Кытай белән хакимлек иткән кытай булмаган династияле беренче дәүләт була һәм 1368 елга кадәр яши, шул елны Мин империясе аңа хәлиткеч җиңелү китерә. Әмма моннан соң да Чыңгызыйлар, үзләренең тарихи монгол ватанына чигенеп, Төньяк Юань дип аталган дәүләттә идарә итүләрен дәвам итәләр.

  • Далай Ч. Монголия в XIII—XIV веках / Отв. ред. Б. П. Гуревич. — М.: Наука, 1983.
  • Зограф И. Т. Монгольско-китайская интерференция (язык монгольской канцелярии в Китае) / Отв. ред. С. Е. Яхонтов; Институт востоковедения АН СССР. — М.: Наука (ГРВЛ), 1984. — 148 с. — 1600 экз. (обл.)
  • Россаби М. Золотой век империи монголов = Khubilai Khan: his life and times / Пер. с англ. С. В. Иванова. — СПб.: Евразия, 2009. — 479, [1] с. — (Историческая библиотека). — 1500 экз. — ISBN 978-5-8071-0335-2.