Югары Богады
Югары Богады | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Иске Богады авыл җирлеге[1] |
Почта индексы | 423763 |
Югары Богады — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1928 елда нигезләнгән.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык саны | |||||||
1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
203 | 229 | 194 | 254 | 214 | 134 | 140 | 125 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Танылган югарыбогадылылар исемлеге.
Озын гомерле кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сәгыйдә Мәннанова - 96 яшенә кадәр яши. Аның 13 баласы булып, сигезе исән-сау үсеп, җәмгыятькә файда китерә, барысы да югары белемле.
Гания кортка 98 яшендә бакыйлыкка күчә. Өч улы булып, өчесе дә яу кырында башын салган.
Вафа әби Исламова 103 яшьтә вафат була.
Мәктәп
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1929 - Мәктәп ачылуы.
Беренче укытучы - Салиха Фәттахова. 1948 елга кадәр - Зәйтүнә Габдуллина. 1948 елдан Рәйханә Хәсәнова укыта башлый.
1969 елда беренче кино куела.
Мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Югары Богадыда Аллаһ йорты 2016 елда ачыла. Аның башында Югары Богады кияве Зәки Нәгыйм улы Фәхразыев тора. Авыл халкы җирлек җитәкчеләре ярдәме белән мәчет төзүдә катнашты. Хәзрәт-Равил Шакиров.
Югары Богады авыл клубы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авылда клуб сугыштан соңгы чорларда ук авыл осталары тарафыннан салына. Ишеткәннәр буенча, 1946-1947 еллар тирәсе буладыр. Клуб мөдире булып Яңа Богады авылы кызы Сәидә Фәссахова эшли. 1951-1955 елларда Илдар Әхмәткирам улы Кирамов мөдирлек итә (ул 1997 елда вафат була).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
- "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)