Югары Карач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Карач latin yazuında])
Югары Карач
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°45'тн, 53°42'кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423733
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Верхнее Карачево

Югары КарачТатарстан Республикасының Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырда нигезләнгән.


 Актаныштан 26 чакрым көнбатыштарак, Шәбез елгасы буенда урнашкан. Яңа Кормаш авыл җирлегенә керә. XVII йөздә нигез салына. Башкорт катламындагылар биредә көн күрә. 1880 нче елларда 276 дисәтинә җирләре була. Башта Байлар волостенда, ирләре Зөбәер Өметбаев командасында (1816), шул волостьнең Калмаш түбәсендә торалар. 1859 нчы елда Семиостров йорт җәмгыятендә, 1902 нче елда елны волостенда исәпләнәләр. 1870 нче елда 16 йортлары, җил тегермәннәре була. 1816 нчы елда 26 ир-ат исәпкә алынган, 1859 нчы елда авылда - 63 җан, 1870 нче елда - 70, 1897 нче елда - 127, 1913 нче елда - 154, 1920 нче елда - 145, 1926 нчы елда - 75,  1938 нче елда - 102, 1949 нче елда - 65, 1958 нче елда - 56, 1970 нче елда - 60, 1979 нчы елда - 39, 1993 нче елда 2 хуҗалыкта - 7, 2010 нчы елда 1 өйдә - 1 кеше гомер кичерә.

Күмәкләшү чорында “Спартак” хуҗалыгы төзиләр. Эреләндерү барышында Крупская исемендәге хуҗалыкка кушылалар.

14 яугир Бөек Ватан сугышына китә, боларның 9-ы шунда һәлак була.

Танылган шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1870 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 2002 2010
63 70 127 154 145 75 102 65 56 60 39 6 0

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.