Югары Ослан районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Ослан районы флагы latin yazuında])
Югары Ослан районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Югары Ослан районы

Югары Ослан районы флагы — Татарстан Республикасы «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2006 елның 14 мартында расланган һәм теркәү номеры 2302 белән Россия Федерациясе Дәүләт Геральдик регистрына һәм теркәү номеры 49ны биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Геральдик регистрына кертелгән.

Флаг Югары Ослан муниципаль районының рәсми символы булып тора. [1]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап график рәвештә дулкыннар сурәтләнгән дулкынлы зәңгәр буйга (тукыма киңлегенең 1/5) тоташкан туры почмаклы кызыл тукыма; буйга терәлеп буш яктан чыгып торучы яшел (яки ак текә читле) яр, аның кырыенда канаты җәелгән сары томшыклы һәм тәпиле ак лачын утыра».[2]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район флагы Югары Ослан районы гербы[3] нигезендә эшләнгән, флаг символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең табигый, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Флагта күрсәтеогән текә яр — Югары Ослан (Ослан — биеклек, калкулык, тауга яки тау астына, биек урын) район исемен күрсәтә. XVI гасырда Югары Ослан җирләре Казан ханлыгының аерым бер өлешен —тау ягы тәшкил итә. Биредә, Иделнең уң як ярында, Казан Кремле һәм Зөя храмнары төзелгән Ак таш — известьташ ташы чыгару эшләре алып барылган.

Төбәкнең бай тарихы бар. Казан крае Рус дәүләте составына кергәч, бу җирләр Сарай ведомствосы составына кергән, эре монастырьлар, алпавытларныкы булган. Ханлык заманнарында да, артабан да, биредә лачын ауы киң таралыш алган, моңа лачын фигурасы да күрсәтә.

Очышка әзер булган кош чорларның бәйләнешен, халыкның киләчәккә омтылуын күрсәтә. Лачын — кыюлык, акыл, матурлык, омтылыш символы.

Хәзерге заман районы чикләренең зур өлеше Идел (Куйбышев сусаклагычы) һәм Зөя елгалары агымы буенча уза. Район территориясендә Карст күл һәм Сөлчә елгасы урнашкан, алар саклана торган гидрологик һәйкәлләргә карый, елгалар флагта зәңгәр дулкынлы буй белән чагылдырылган.

Ак төс (Көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Сары төс (алтын) — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр төс (лазурь) — -намус, намуслылык, рухият символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Ослан районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]