Эчтәлеккә күчү

Югары Тәкәнеш

55°58′11″ с. ш. 51°01′58″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Тәкәнеш latin yazuında])
Югары Тәкәнеш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Нижнетаканышское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422140
Карта

Югары ТәкәнешТатарстан Республикасының Мамадыш районындагы авыл.

XVIII гасырда нигезләнгән. “Тәкәнеш авылы урыны элек сазлыклы, елгалар белән араланган булган. Монда Кабык Күпер исемле авылдан кешеләр килеп, Дегет базы дип йөртелгән җиргә йортлар корганнар, Тәкәнеш тугыз нәселдән үскән. Иң зур нәсел – Сәлтинеке, ярты Тәкәнеш шул нәселдән. Аннан кала Эти нәселе зур. Югары Тәкәнешнең зират урынына башта ике карт килеп утырганнар. Алар канаулар казып, суларны агызып, сазлыкларны киптергәннәр. Йортлары яныннан агып үткән елга суында ерактан агып килгән йомычкаларны күреп, анда да авыл барын белгәннәр.”

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
374 717 785 550 599 392 327 376 353 260 300

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 261 кеше яши[2], шул исәптән: татарлар — 99,23%, башка халыклар — 0,77%[2].

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.1 °C -10.9 °C -5.7 °C 4.4 °C 13.4 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.7 °C 12.1 °C 4.3 °C -4.9 °C -10.3 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[4]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.