Югары Яхшый мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Яхшый мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Югары Яхшый мәктәбе Татарстанның Актаныш районында урнашкан Югары Яхшый авылының мәктәбе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Яхшый авыл советы җирлегендә беренче мәктәп 1924 елны Макыймов Хәерлеэнем йортында ачыла. Беренче укытучы Минзәлә районы Тау асты байлары авылыннан Кәримов була. 1 класска 20 укучы кабул ителә. Аларның яшьләре 8 дән 13 кә кадәр булган. Укулар октябрьдә башланып 1 майга төгәлләнә торган булган. 1925-1926уку елында мәктәпкә 15 укучы кабул ителә. Бу уку елында мәктәп урнашкан йортның хуҗасы мулла малае Юлдашев Нәҗип укыта. 1926-1927 уку елында укытучы булып Айдашева Хәдичә эшли. 1927-1928 уку елында Муллаянова Гайшә укыта. 1928-1929 уку елында 3-4 класс укучыларын Мәчти авылында туган Солтанов Флүн укыта. 1929-30 уку елында 4 класс 2 комплектлы булып, Солтанов Флүн һәм Качкын авылында туган Фатхуллин Зарифлар укыта. 1930-31 уку елында мәктәптә Фатхуллин Зариф һәм Бикчәнтәй авылында туган Саниев Салих, ә яшьүсмерләр мәктәбе буенча Мөхтәр Салихов эшлиләр.

1931-32 уку елында Мәчти авылы кешеләре Мадъяров Арыслан (ирле-хатынлы), Мадъярова Рәхимә иптәшләр башлангыч мәктәптә укыта башлап, мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла. Мәктәп директоры булып, Шакирова Гөлчирә Госман кызы эшли башлый. Югары Яхшый җидееллык мәктәбенең беренче укытучылары булып, Гәрәева Наилә Гәрәевна (татар теле), Хәбиров Әхнәф (физ. мат.), Гарифуллина Лениза (рус теле), башлангыч классларда Мадъяров Арыслан, Галиева Мәгъфия иптәшләр эшлиләр.

1950-58 уку елларында математикадан Сизова Александра Ивановна укыта. 1955-1956 елларда, 1960 елның мартына кадәр мәктәп директоры булып, Гыйлфанов Хәбип Хөсбетдин улы эшли. 1960 елның март аеннан 15 августка кадәр Әмирҗанов Глүс, 1961-1962 уку елыннан 1962-63 уку елына кадәр Разов Миргаяз Разович мәктәп директоры булып эшлиләр.

Җидееллык мәктәп 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1963-64 уку елыннан мәктәп директоры булып Фатихов Фәрит эшли башлый. Мәктәпнең завучы Гәрәева Наилә 1951-52 уку елында эшли башлый. 1964-65 уку елында мәктәптә 10 класс комплект булып, анда 215 укучы белем ала. Башлангыч классларда Нурлыгаянова Мөбәширә, Шәйхетдинова Сәгыйдә, калган классларда класс җитәкчеләре булып, Шәйхетдинов Гали (тарих), Ахунова Махибә (мат.), Петрова Нина (мат.), Гыйльмуллина Гайнимал (биология), Моталлапова Бәхия (география), Шайхин Марс (физ-ра), Галимов Фарис (хезмәт), Әпсәләмов Миргали (тат. Теле һәм әд.). Калган фән укытучылары Фатихов Фәрит (химия, биология), Гәрәева Наилә (татар теле, завуч), Гарифуллина Рәсимә (рус теле), Генералова Людмила Сергеевна (рус теле), Нуриахметова Әфүзә (матем) иптәшләр эшләделәр. 1965-66 уку елында 226 укучы була. Яңа укытучылар Ситдиков Раел (хезмәт), Бедретдинов Авзал (сызым, хезмәт). 1970-74 уку елында мәктәптә барысы 272 укучы белем ала. Мәктәп директоры булып Галләмов Фирдәвис Таҗи улы, завуч булып Әпсәләмов Миргали Вагиз улы эшли. Барысы 11 класс комплект булып, 1966 нчы елдан 1973 елга кадәр түбәндәге укытучылар эшләде: Сәлахов Әнвәр, Сәлахова Мария 1966 елның августыннан эшләп, хәзерге вакытта икесе дә пенсиядә. Мәхәммәтшина Рәйхана, Хәмидуллина Оркыя 1979 елдан пенсиягә китте. 1976-77 уку елында директор булып Солтанов Динфир эшли. 1981 елны ул киткәннән соң, Галиева Рафига Габитовна 1982 елның 25 маена кадәр эшли. 1982 елның июненнән 1986 елның августына кадәр директор булып Гарипв Әсгать Хәсән улы эшли. 1986 елның августыннан мәктәп директоры булып Шагалиев Расим Фатих улы эшли, рус теле һәм әдәбиятыннан Шагалиева Рәмилә Равил кызы укыта башлый. Завуч булып Вильданова Гөлсинә Гариф кызы эшли.

1989-90 уку елында Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбе тулы булмаган урта мәктәпкә әйләндерелә. 1

Хәзерге вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе 2002-2003 нче уку елында яңа мәктәп төзелеп, урта мәктәп итеп үзгәртелде. Тәкмәк һәм Т.Яхшый башлангыч мәктәпләре ябылу сәбәпле, укучылар бу мәктәпкә килделәр. Директор һәм тарих укытучысы Р.Ф. Шагалиев, завуч(0.5) һәм математика-информатика укытучысы Зарипова И.М. , организа-тор(0.5) Нуриахметова С.Р., пионервожатый (0.5) һәм рус теле укытучысы Р.Р.Шагалиева, физика укытучысы ЛәесовФ.Х., татар телен Вилданова Г.Ә., химия, биология, география фәннәрен Сибатова Р.Р.,чит телне Хакимова Н.Т., физкультура Нәбиуллин М. Ф., технологиядән Зарипов Ф.В., I классны Галиева М.Г., III классны Ләесова Ә.Ф., IV классны Шайхуллина Г.К., ә бу кустка караган Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә I классны Кадыйрова Р., II классны Шайхина Р.Ә., III классны Нәбиуллина Д. укыта башлады.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]