Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек latin yazuında])
Bi-2223 Югары температуралы үтә үткәргеченең кечкенә үрнәге
Bi2212 кристаллик төзелеше

Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр.

Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була.

Купратлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала.

Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.

Чик температурасы (Tc), кристалл төзелеше кайбер югары-Tc үтә үткәргечләрдә
Кушылма Билге Tc (K) Cu-O катлар саны
кристаллик рәшәткәдә
Кристалл төзелеше
YBa2Cu3O7 123 92 2 Орторомбик
Bi2Sr2CuO6 Bi-2201 20 1 Тетрагональ
Bi2Sr2CaCu2O8 Bi-2212 85 2 Тетрагональ
Bi2Sr2Ca2Cu3O10 Bi-2223 110 3 Тетрагональ
Tl2Ba2CuO6 Tl-2201 80 1 Тетрагональ
Tl2Ba2CaCu2O8 Tl-2212 108 2 Тетрагональ
Tl2Ba2Ca2Cu3O10 Tl-2223 125 3 Тетрагональ
TlBa2Ca3Cu4O11 Tl-1234 122 4 Тетрагональ
HgBa2CuO4 Hg-1201 94 1 Тетрагональ
HgBa2CaCu2O6 Hg-1212 128 2 Тетрагональ
HgBa2Ca2Cu3O8 Hg-1223 134 3 Тетрагональ

Интерметаллидлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә.

Тимер нигезендәге үтә үткәргечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган.

Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора.

Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К.

Күкертле су тудыргыч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитә[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.nature.com/news/superconductivity-record-sparks-wave-of-follow-up-physics-1.18191