Югары уку йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аурупада иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Болонья университетының (ингл.) сакланган иң борыңгы Испан колледжының бинасы, Италия байрагы Италия
Африкада иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Аль-Карауин университеты (ингл.) бинасы, Марокко байрагы Марокко

Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе университет (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), колледж (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.

Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм докторантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.

ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[1][2][3] - АКШ байрагы АКШта урнашкан.

Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.

Төрләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Югары уку йортлары дәүләт карамагындагы, хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара университетлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.

Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай була ала. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.

Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты статусын V гасырның беренче яртысында ачылган ике университет дәгъва кыла ала:

Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты статусы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:

Русия байрагы Русия Федерациясе дәүләте тарихында:

Бүгенге Русия һәм аның элгәресе булган СССР байрагы ССРБ һәм Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе территориясендә:

Укыту процессы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.

Укытылган дисциплиналары[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: :en:List_of_academic_disciplines

Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.

Югары уку йортлары исемлеге[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]