Юлдаш (газета, Казан)
| Юлдаш | |
|---|---|
| Атама | Юлдаш |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Казан һәм Яңа Савин районы |
| Урам | Хөсәен Ямашев проспекты |
| Оештыру-хокук формасы | җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять |
| Үз капиталы | 10 000 ₽[1] |
| Хезмәткәрләр саны |
19[2], 14[3] |
| Чыгару датасы | 2 апрель 1992 |
| Чыгару урыны | Казан |
| Чыгыш иле |
|
| Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
| Гамәлдән чыгу датасы | июль 2026[4] |
| Адрес | 420124, Татарстан Республикасы, Казан, Ямашев проспекты, 37 йорт[5] |
| Почта индексы | П2306[6] һәм П3332[7] |
| mailto:juldash@mi.ru[2][3] | |
| Чыгу ешлыгы | 24 ярым ел һәм 48 ярым ел |
![]() | |
Юлдаш — татарча атналык мәгълүмати-күңел ачу басма газетасы.
Казанда 1992 елдан бирле атнага 2-3 тапкыр чыга. Татар журналистлары Ранис (1959-2020) һәм җефете Нурания Газизовалар тарафыннан нигезләнгән.
1992 елдан бирле чыгып килүче беренче хосусый «Юлдаш» газетасы 2026 елның икенче яртыеллыгына «Россия почтасы»ның каталогына кертелмәгән. Басманың ябылу сәбәбе — чамадан тыш почта чыгымнары[9].
Сыйфатламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышны яктырта: иҗат, шәһәр һәм авыл тормышы, журналист тикшеренүләре, укучылар хатларына җаваплар.
2024 елда ике төрле ешлык һәм форматта чыга:
- ярты елга 24 тапкыр - атналык телепрограммалы "Дулкын" кушымтасы белән (30 бит, индексы П3332)
- ярты елга 48 тапкыр - "Дулкын", "Дин вә йола", "Сәламәт булыйк" һәм "Тормыш гыйбрәтләре" кушымталы (30 бит, индексы П2306)
Структурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баш мөхәррире — Альберт Ранис улы Газизов (9.12.2020). «Юлдаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (2002) юридик нигезләүчесе — Нурания Харис кызы Газизова. Устав капиталы — 10 000 сум. Офислары Казанның Яңа Савин районында Хөсәен Ямашев проспектының 37 нче йортта урнаша.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче мөхәррире - Ранис Рәхимҗан улы Газизов.
Танылган авторлары арасында М.Абдуллин, Н.Вахитов, Ф.Ибраһимова, Р.Мәүзиев, З.Мусина, Ә.Сафиуллин.
Газетада Эльза Газизова һәм башка татар журналистлары һөнәри осталык мәктәбен үткән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://checko.ru/company/redakciya-gazety-yuldash-1021603276595
- 1 2 https://sbis.ru/contragents/1657018944/165701001
- 1 2 https://companies.rbc.ru/id/1021603276595-ooo-redaktsiya-gazetyi-yuldash/
- ↑ Билалова К. «Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә? — Татар-информ, 2026.
- ↑ https://companium.ru/id/1021603276595-redakciya-gazety-yuldash
- ↑ https://podpiska.pochta.ru/press/П2306
- ↑ https://podpiska.pochta.ru/press/П3332
- ↑ Яндекс Яндекс Карталар // (untranslated) — (untranslated), 2012.
- ↑ Камилә Билалова. «Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә? Интертат, 6.07.2026
