Эчтәлеккә күчү

Юлдаш (газета, Саранск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлдаш (газета, Саранск) latin yazuında])
Юлдаш
Атама Юлдаш һәм Спутник
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мордовия
Оештыру-хокук формасы дәүләт предприятиесе[d][1]
Хуҗасы Мордовия[1]
Мөхәррир Камил Таңгалычев
Чыгару урыны Саранск
Чыгыш иле  Россия
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле һәм рус теле
Адрес 430005, Республика Мордовия, г. Саранск, ул. Советская, 22, 7 этаж
Почта индексы ПР729[2]
E-mail mailto:yuldash-sputnik@e-mordovia.ru
Рәсми веб-сайт yuldash-sputnik.ru(рус.)
Карта

[3]

ЮлдашМордовия татарларының тормышын күзәтүче русча-татарча атналык дәүләт иҗтимагый сәяси газетасы. Мордовия республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә чыга. 2024 елда атна саен чыгып Мордовия буйлап кына таратыла (8 бит, индексы ПР729).

1997 елда Мордовия татарлары берлеге «Якташлар» карары белән Татар газетасы чыга башлый. Мөхәррире һәм нашире — Ирек Биккинин. Газетаның матди ягы нык булмаган, даими чыгу булмаган. 2003-2004 елларда газета электрон версиягә генә кала.[4]

2005 елның 19 апрелендә Мордовия хөкүмәте «Юлдаш» газетасын оештыра. Беренче баш мөхәрире — журналист Альмира Габунова (1946). 2011 елда аны Мордовия халык язучысы, русча шагыйрь язучы Камил Абидулла улы Тангалычев алыштыра (9.09.2011). Журналистлар коллективының төшен Эльвира Байбекова, Альбина Давыдова, укытучыларның белемен күтәрү институтының методисты Найлә Насыйрова тәшкил итәләр.

«Юлдаш» газетасы дәүләт бюджет учреждениесенең (16.12.2011) юридик нигезләүчесе — РФ субъекты Мордовия республикасының башлыгы администрациясе булып тора. Офислары Саранскның Советская урамы 22 нче йортта урнаша.

2012 елдан гәзитнең электрон версиясе чыгарыла. Анда кәгазь версиянең материаллары даими эленә.