Эчкен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эчкен latin yazuında])
(Юлдус битеннән юнәлтелде)
Эчкен, Юлдус
Карта
Ил Россия
Өлкә Курган өлкәсе
Район Шадрин районы
Координатлар 56°3'тн, 64°25'кнч
Беренче телгә алу 1650
Халык саны 585[1] кеше
Милли состав татарлар (93.5%)
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 641835
Русча атамалары Юлдус, Ичкино

Эчкен (1964 елдан Юлдус, Йолдыз)[2]Курган өлкәсендә урнашкан татар авылы. Авыл Себергән авылы белән Шадрин районының аерым авыл советын тәшкил итә. Өлкә үзәгенә кадәр 100км артык, район үзәгенә кадәр 46 км юл узасы бар.

2023 елның 7-8 маенда авылда урманнан күчкән янгында барлык йортлар диярлек янып беткән. [3][4] Янгында 220 йорт хәрабәгә әйләнә, берничә кеше һәлак була. Шул ук вакытта, авылның Җәмигъ мәчетенә зыян килми. Янгын аңа берничә метр җитәрәк туктап кала. [5]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле тарихчылар (Ә. Хәбибуллин) рәсми датага кадәр биредә татарлар яшәгән дип саный. Һәм аларның Себер ханлыгына буйсынганнарын исбатлый. Исәткә койган Эчкен, Терсәк һәм Кызылбай елгалары буенда яшәгән татарлар себер татарларының терсәк ыруыннан таралганнар дигән фикер бар. Эчкеннең кайчан нигезләнүенә тарихи дәлилләр юк. Башка чыганаклардан билгеле булганча, 1586 елны Эчкеннән Әлмән-күл якларына 12 нәсел барып урнаша, шуңа күрә Әлмән районының бүгенге гербында яшел кырга 12 алтын башак һәм чабып барган ат рәсеме төшерелгән. Өлкәдәге башка күпчелек авылларның шул чорда Эчкеннән тармакланып таралуы билгеле. Шулай булгач, Эчкен Казан егылганга кадәр булган дияргә нигез бар.

Патша заманында волость үзәге була. Октябрь революциясенә кадәр Эчкендә өч меңгә якын татар яшәгән, ул заманына күрә шәһәрне хәтерләткән. Ул вакытта ук Эчкендә мәчет-мәдрәсә, казна (министрлык) мәктәбе була. Халык игенчелек, малчылык, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнә, сәүдә итә, гаскәри хезмәттә була. Эчкен авылы волость үзәге булып тора, сишәмбедә биредә зур базарлар уздырыла. Эчкенлеләр үз авылларында гына түгел, тирә-яктагы тагын 15 авылга нигез салган, дигән мәгълүмат бар. Алар – Курган өлкәсенең Әлмән, Сафакүл, Шадрин районнарында һәм Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы зур татар авыллары. Бу авылларга «эчкен сөйләше» һәм уртак милли-дини гадәтләр, йолалар, традицияләр, өс-баш, ашау-эчү хас.

Үз гомерендә 250 том китап күчереп язган, 95 яшенә хәтле яшәп, Риза Фәхретдинов хезмәтләренә кергән Габделнасыйр Сабитов; XIX гасыр башында рус патшасы тарафыннан төрек солтаны янына солых төзергә җибәрелгән, соңыннан Бохара әмиренә илче булып барган Фазыл Тынкачев; аның әтисе, 1767 елда Мәскәүгә Әби патша янына “Уложенная комиссия” эшендә катнашырга чакырылган Ибраһим сотник; XIX гасыр башында күренекле тюрколог И.И.Гигановка рус-татар сүзлеген төзәргә булышкан Әмир Морат; “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет” әсәрләренең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши – болар барысы да эчкен татарлары. Бу үзе үк авылның тирән тамырлы, бай мираслы, мәгърифәтле, нык традицияле булуын күрсәтә.

Йолдыз (Эчкен) мәчете
2003 елда ачылган Эчкен мәчете
2003 елда ачылган Эчкен мәчете  

1964 елдан авылның исеме Юлдус дип үзгәртелә.

Эчкендә өлкәдә беренче булып, 2003 елда зур таш мәчет ачылды, аны үз акчасына хаҗи Әхмәдулла Хәбибуллин төзетә. Авылда шулай ук ике катлы урта мәктәп бар, анда татар теле, әдәбияты һәм тарихы укытыла. Бу эшне Тимергали әфәнде Галимов башкара. Эчкендә зур мәдәният сарае, китапханә бар, музей эшләп тора. Авылга газ кертелгән, асфальт җәелгән, бу эшләрнең күпчелеген Шадрин район советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Курган өлкәсе буенча рәис урынбасары, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин башкарып чыккан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елга кадәр авыл балалары мәдрәсәдә белем ала. 1927 елда ачылган мәктәп 1962 елга кадәр белемне татар телендә бирә. 1962 елда уку-укыту рус теленә күчерелгән. Татар теле һәм әдәбияты фән буларак калган. 1972 елны аны да бетергәннәр. 1985 елны аны факультатив буларак кайтарып былды. Бары 1995 елдан татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла башлый. Эчкен (Юлдус) мәктәбендә 93 бала укый. Шуларның 23е күрше Сибирки авыллынан автобус белән китерелә. Башлангычларда 34 укучы, урта буында 48, чыгарылыш буында – 11. 18 укытучының 12се – үзләре мәктәпнең элекке укучылары.[6].

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]