Юлия Анисимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлия Анисимова latin yazuında])


Юлия Анисимова
Туган 1 ноябрь 1996(1996-11-01)[1] (27 яшь)
Чаллы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия[1]
Һөнәре футболчы

Юлия Анисимова (1 ноябрь, 1996, Набережне Челни ) - Россия футболчысы, "Краснодар" клубы һөҗүмчесе..

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлия Евгеньевна Анисимова 1996 елның 1 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Бала чакта теннис белән шөгыльләнгән, ләкин соңыннан, башка гаилә әгъзаларына ияреп, ул футболга күчә. Берникадәр вакыт капкачы булып уйный, соңрак аны һөҗүмче позициясенә күчерәләр. Яр Чаллының "Төзүче" кызлар командасы капитаны була. Татарстандагы республика ярышларында җиңүләр яулап, иң яхшы уенчы дип таныла[2] [3] [4] .

Өлкәннәр дәрәҗәсендә Россиянең "Мирас" (Казан) беренче дивизион командасында уйный башлый, аның составында берничә сезон үткәрә.

2018 елда Краснодарның "Kубаночка" [5] командасына кучә, әмма төп команда составына тиз генә керә алмый.

Югары лигада дебют матчын бер елдан соң гына уйный - 2019 елның 14 апрелендә, ЦCКАга каршы матчта 76-нчы минутта Елена Шестерневаны алыштыра [6].

2019 елгы Россия чемпионатының бронза призеры, сезонда үз клубының 20 матчыннан 17сендә уйный.

"Кубаночка" клубы ЖФК "Краснодар" дип үзгәртелгәннән соң, ул командада уйнауны дәвам итә, ләкин 2020 елда Юлия Анисимова бер генә матч та уйнамый.

2021 елның сезонының беренче турында 14 мартта "Локомотив"ка каршы уенда, төп капкачы Татьяна Щербак уеннан чыгарылганнан соң, Юлия 92 нче минутта үз командасы капкасына баса.

Рәсәй студентлар командасы составында турнирда 4 матч уйнап, 2019 җәйге Универсиаданың бронза призеры булды.

Моннан тыш, футбол арбитрлары мәктәбен тәмамлый. Футбол һәм мини-футбол буенча матчларны хөкем итү белән шөгыльләнә [7] .

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе белән абыйсы шулай ук футболчылар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]