Юлия Свириденко
| Юлия Свириденко | |
|---|---|
| Украина премьер-министры | |
| Вазыйфага керешкән 2025 елның 17 июле | |
| Президент | Владимир Зеленский |
| Аңа кадәр | Денис Шмыгаль |
| Украина 1нче вице-премьеры – икътисад министры | |
| Вазыйфада 2021 елның 4 ноябре – 2025 елның 17 июле | |
| Президент | Владимир Зеленский |
| Аңа кадәр | Олексий Любченко[d] |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 25 декабрь 1985 (39 яшь) СССР, Украина ССР, Чернигов |
| Сәяси фирка | бәйсез[d] |
| Җефет | Сергей Дерлеменко[d] |
| Белем | ДСИУ[d] |
Юлия Свириденко, Юлия Анатолий кызы Свириденко (укр. Юлія Анатоліївна Свириденко, 1985 елның 25 декабре, СССР, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Чернигов) ― украиналы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 2025 елның 17 июленнән
Украина премьер-министры[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1985 елның 25 декабрендә Украина ССР Чернигов өлкәсе административ үзәге Чернигов шәһәрендә туган[2]. Әтисе Анатолий монополиягә каршы комитетта, әнисе өлкә Советында эшләгән.
Киев шәһәрендә Милли сәүдә-икътисад университетын[d] тәмамлаган һәм «Монополиягә каршы эшчәнлек менеджменты» белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсен алган[2].
Карьерасын 2008 елда шәхси секторда башлаган[2].
2015 елдан Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясендә җитәкче вазыйфаларда эшләгән: икътисади үсеш департаментын җитәкләгән, Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясе (ӨДА) рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган, 2018 елның июленнән декабренә кадәр ӨДА рәисе вазыйфаларын башкарган.
2019 елның сентябрендә Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше министрының урынбасары вазыйфасына билгеләнгән[3][4], 2020 елның июленнән ― Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше министрының[d] беренче урынбасары.
2020 елның 22 декабрендә Украина Президенты офисы[d] җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән[5][6]..
2021 елның 4 ноябреннән Украинаның беренче вице-премьеры ― икътисад министры[d] вазыйфасын биләгән[7].
2025 елның 17 июлендә 262 тавыш белән (226 тавыш кирәк) Украина Югары Радасы Украина премьер-министры[d] вазыйфасына билгеләгән[8].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кияүдә. Ире бизнесмен Сергей Дерлеменко, төзелеш, ремонт һәм телекоммуникация тармаклары эшкуары. Аның эшчәнлегенең бер өлеше коммуникация челтәрләренә хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән. Кызлары София.
Инглиз телен белә, шулай ук кытай теле буенча база белеме булуы турында белдерә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Верховная рада проголосовала за назначение Юлии Свириденко премьером Украины. interfax.ru, 17.07.2025(рус.)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Юлия Свириденко: фото, биография, досье. LIGA.net.
- ↑ Кабінет Міністрів схвалив Програму дій Уряду 2019 елның 2 октябрь көнендә архивланган. Кабинет министров Украины (29 сентября 2019)
- ↑ Про призначення Свириденко Ю. А. заступником Міністра розвитку економіки, торгівлі та сільського господарства України. Кабинет министров Украины (2019-09-29). 2019-12-14 тикшерелгән.
- ↑ Заступник Керівника Офісу Президента України. Офис президента Украины.
- ↑ Зеленский сменил зама Ермака (ru). 2020-12-24 тикшерелгән.
- ↑ "Слуги" предлагает правительству кандидатуры на должности трех министров. Украинская правда (2021-11-03).
- ↑ Кінаш, Любов (2025-07-17). Верховна Рада підтримала призначення Свириденко на посаду премʼєра: результати голосування. informator.ua. 2025-07-17 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Свириденко Юлія Анатоліївна 31 серпня 2018.
| Фокин • Симоненко (в. б.) • Кучма • Звягильский (в. б.) • Масол • Марчук • Лазаренко • Дурдинец (в. б.) • Пустовойтенко • Ющенко • Кинах • Янукович • Азаров (в. б.) • Тимошенко • Ехануров • Янукович • Тимошенко • Турчинов (в. б.) • Азаров • Арбузов (в. б.) • Яценюк • Гройсман • Гончарук • Шмыгаль • Свириденко | ||
- 25 декабрь көнне туганнар
- 1985 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Черниговта туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Украина сәясәтчеләре
- Украина икътисадчылары
- Украина премьер-министрлары
- Киев Милли сәүдә-икътисад университетын тәмамлаучылар
- XXI гасыр сәясәтчеләре