Юлчы (мәчет, Малмыж районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлчы (мәчет, Малмыж районы) latin yazuında])
Мәчет
«Юлчы»
мәчете
Ил Россия
авыл Киров өлкәсе,
Малмыж районы,
Калинино
Дин Ислам
Мәхәллә РМШ составындагы Киров өлкәсе МДН 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2022
Дата постройки 2022
Төп даталар:
2022 (төзелеш башлану)
2022 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Юлчы»Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында 2022 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ачылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киров өлкәсе Малмыж районының Р169 (КировМалмыжНократ Аланы) трассасында урнашкан Калинино авылында[1] әлегә кадәр намаз уку өчен урын булмаган, юлчыларга намаз уку өчен 1997 елда ачылган ягулык салу станциясе янәшәсендәге 2003 елда ачылган кунакханәдә бер бүлмә генә булган. 2022 елда әлеге станция, кунакханә һәм юл өстендәге хәләл кафеның хуҗасы Илдар хаҗи Гомәров (2011 елда хаҗга барган) башлангычы, Малмыж районы башлыгы Эдуард Леонидович Симоновның [2] ризалыгы, Киров өлкәсендә күперләр төзү белән шөгыльләнүче эшмәкәр ― төп иганәче Газинур Кильмакаев тырышлыгы белән өч айда мәчет бинасы сафка баса. Гыйбадәтханәне төзүдә авыл халкы да, иганәчеләр дә ярдәм иткән.[3]

Мәчет юл буендагы кунакханә карамагында. «Юлчы» ― зур мәчет түгел, монда җомга намазлары үткәрелми. Юлдагы кешеләр өчен барлык уңайлыклар бар.

2022 елның 10 ноябрендә узган мәчетне ачу тантанасында Россия мөфтиләр шурасы составындагы Киров өлкәсе Диния нәзарәте үзәкләшкән дини оешмасы рәисе, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, ҮДН составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Вятка мөфтияте) рәисе мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалы директоры Рамил хәзрәт Бикбаев, Малмыж районы администрациясе вәкилләре, мәчет имамнары һ. б. катнашкан. [4]

2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Калинино авылында 2560 кеше яшәгән, шуларның 35 % ы ― татарлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]