Хәбиб Юнич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбиб Юнич latin yazuında])
(Юнич Хәбиб битеннән юнәлтелде)
Хәбиб Юнич
Туган телдә исем Хәбиб Фазылҗан улы Юничев
Туган 1906(1906)
Көнбатыш Кытай, Голҗа шәһ.
Үлгән 1945(1945)
Көнбатыш Кытай, Голҗа шәһ.
Милләт татар
Ватандашлыгы Кытай байрагы Кытай
Һөнәре укытучы
Ата-ана
  • Фазылҗан Юнич (әти)

 Хәбиб Юнич Викиҗыентыкта

Юнич Хәбиб Фазылҗан улы (1906-1945), Кытай Төркестандагы сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист. Төркиядә укып кайтканнан соң, Шөнҗанның Элә вилаятендә уйгыр телендә беренче "Элә дәрияси (Элә дәрьясы)" гәзетаның оештыручыларның берсе һәм аның мөхәррире (1934-1944). 1939 елда Юнич тырышлыгы белән Голҗада беренче җәмәгать китапханәсе ачыла.

1940 елларда Голҗа татар мәктәбендә укыта. Шөнҗанда башланган милли азатлык хәрәкәтенең рухи әйдәүчеләренең берсе. Шәркый Төркестан Халык Җөмһриятенең (1944) төп документын (декларациясен) төзүчеләрнең берсе һәм вакытлы хөкүмәтнең мәгариф министры (1944-1945). Бер ук вакытта "Азат Шәркый Төркестан" газетасының баш мөхәррире. Тиф эпидемисе вакытында вафат була.