Юннән-Гуйҗоу таулыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Юньнань-Гуйчжоу таулыгы
Wan Feng Lin River.jpg
Ил КХҖFlag of the People's Republic of China.svg КХҖ
Юннән-Гуйҗоу таулыгы (Кытай Халык Җөмһүрияте)

Юньнань-Гуйчжоу (Юннән-Гуйҗоу) таулыгы (кыт. 云贵高原) — Көнчыгыш Азиядәге плато.

Кытайның көньяк өлешендә, Юннән һәм Гуйҗоу провинцияләрендә урнашкан. Озынлыгы — 1000 км, киңлеге — 400 км га кадәр, мәйданы — якынча 500 мең км². Платоны ике өлкәгә — көнбатышта Юннән һәм көнчыгышта Гуйҗоуга аералар.

Көнбатыш өлешендә уртача биеклекләре 2000 метр (түбәләре 4000 метрга барып җитә) тәшкил иткән һәм төньякта Син-Тибет тауларына күчкән сыртлар урнашкан. Көнчыгыш өлешен елга үзәннәре белән ергаланган түбән массивлар кече һәм сыртлар (биеклекләре 1200 метрга чаклы) били.

Таулык эрозиягә җиңел бирелә торган төрле кристаллик токымнар һәм акшарлардан тора.