Юпитер (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юпитер (планета) latin yazuında])
Юпитер ♃
Тәртип саны 5
Кояштан уртача ераклык 778 570 000 км
Максималь ераклык 816 620 000 км
Минималь ераклык 740 520 000 км
Радиус поляр: 66 854 ± 10 км, экваториаль: 71 492 ± 4 км
Масса 1,8986×1027 кг
Тыгызлык 1,326 г/см³
Тәүлек озынлыгы 9,925 сәг.
Ел озынлыгы 4332,589 җир тәүлеге (11,86 көн)
Иярченнәр 63

Юпитер (борынгы төркичә oñğay, оңгай[1]) — Кояш системасында урнашкан, Кояштан бишенче планета. Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә. Планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге күк йөзе һәм күкрәү Юпитер югары алласы хөрмәтенә кушылган.

Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә. Бу җирнең радиусыннан 11,2 тапкыр зуррак.

Иярченнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елның мәгълүматлары буенча Юпитерның 63 иярчене бар. Бу Кояш системасы өчен рекордлы сан. 4 иң зур иярчен — Ио, Европа, Ганимед һәм Каллисто инде 1610 елда Галилео Галилей тарафыннан ачылган.

Атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкы, гарәп-мөселман мәдәниятенең бер өлеше буларак, әүвәл планетаны Мөштәри (иске тат. مشتری‎) исеме белән дә атап йөрткән.[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланылмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://altaica.ru/LIBRARY/dts.pdf
  2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 428.