Юрий Акатьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Акатьев latin yazuında])
Юрий Акатьев
Туган телдә исем Акатьев Юрий Васильевич
Туган Башкорт АССР Благовещен районының Дубровка авылы
Үлгән 18 апрель 1939
Белем Башкортстан авыл хуҗалыгы институты
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: Социология фәннәре докторы (1993)
Гыйльми исем: профессор

Юрий Акатьев (18 апрель 1939, Дубровка (Благовещен районы), БАССР29 ноябрь 1999, Уфа) — ССРБ һәм Россия социологы һәм укытучысы. Социология фәннәре докторы (1993), профессор (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акатьев Юрий Васильевич 1939 елның 18 апрелендә Башкорт АССР Благовещен районының Дубровка авылында туа.

1963 елда Уфада Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1963—1973 елларда комсомол һәм фирка эше белән шөгыльләнә.

1974 елдан алып Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта: өлкән укытучы, фәлсәфә һәм гыйльми коммунизм кафедрасы, социализм теориясе кафедрасы доценты, социология һәм политология кафедрасының доценты һәм профессоры.

1993 елда Социология фәннәре докторы исемен яклый.

Акатьеваның гыйльми эшчәнлеге җәмгыятьтә социаль процесслар белән идарә итү мәсьәләләренә, төбәк, хезмәт һәм авыл икътисадының социологиясенә багышланган. Ул йөздән артык гыйльми эш авторы.

1999 елның 29 ноябрендә Уфада вафат була.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Сельскохозяйственный коллектив как объект социального планирования. Мәскәү, 1981
    • Методика планирования социального развития сельского района. Мәскәү, 1987
    • Отношение работников сельского хозяйства к труду (социологический аспект). Өфө, 1992
    • Социальные проблемы развития труда и трудовых коллективов в условиях НТП. Өфө, 1993
    • Труд как основная форма социальной деятельности. Уфа, 1994.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р. Т. Насыйбуллин. Акатьев Юрий Васильевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Акатьев Юрий Васильевич 2021 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.