Юрий Александров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Александров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юрий Александров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Юрий Исаак улы Александров

Туу датасы:

7 февраль 1950(1950-02-07) (70 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Ленинград

Һөнәре:

опера режиссёры

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1978 – х.в.

Бүләк һәм премияләр:

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе Казакъстан Дәүләт премиясе - 2006
Дуслык ордены (РФ) - 2020 Казакъстанның Дослык ордены
РФ халык артисты - 2008РФ атказанган сәнгать эшлеклесе - 1997
«Алтын битлек» премиясе - 1998«Алтын битлек» премиясе - 1999

Юрий Александров, Юрий Исаак улы Александров (рус. Юрий Исаакович Александров, 1950 елның 7 феврале, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — опера режиссёры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ халык артисты (2008), Казакъстанның (2006) һәм Татарстанның (2020) Дәүләт, «Алтын битлек» (1998, 1999) милли театр премияләре лауреаты. Россия музыка театрлары ассоциациясе президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 7 февралендә Ленинградта туган. 1974 елда Ленинград дәүләт консерваториясен(ингл.) «пианист» белгечлеге (профессор Л. Б. Уманская классы) буенча тәмамлаган, 1977 елда музыка режиссурасы факультетында диплом алган (доцент М. Д. Слуцкая классы). Диплом спектакле — Доницеттиның(ингл.) Белоруссия ССР дәүләт академия Зур театрында куелган «Дон Паскуале» операсы.

1978 елдан бүгенге көнгә кадәр Мария театры(ингл.) белән хезмәттәшлек итә.

1987 елда Ю. Александров инициативасы белән Санкт-Петербургта «Санкт-Петербургъ Опера» камера музыка театры оештырыла[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Александров — Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче опера режиссеры: аның спектакльләре АКШ («Пики дамасы», «Мазепа»), Италия («Черевички», «Турандот», «Борис Годунов»), Төркия («Кенәз Игорь», «Евгений Онегин»), Литва («Дон Җованни»), Латвия («Мәхәббәт эликсиры»), Молдова («Адриенна Лекуврер»), Беларусия («Һофман әкиятләре»), Казакъстан (Т«равиата», «Евгений Онегин») театрлары афишаларында, шул исәптән Арена ди Верона(ингл.) («Турандот», 2003; «Борис Годунов», 2005), Метрополитен-опера(ингл.) («Мазепа», 2006), Ла Скала(ингл.) һәм дөньяның башка мөһим опера сәхнәләрендә тәкъдим ителә[2].

Россия (Зур театр, Чабаксар, Самар) һәм чит ил (Минск, Кишинев, Рига, Вильнюс) опера театрларында 200 дән артык спектакль куйган.

2009 елдан 2013 елга кадәр Карелия музыка театрының сәнгать җитәкчесе буларак Петрозаводскида опера спектакльләре куйган: 2009 — Дж. Верди «Травиата», 2010 — П. И. Чайковский «Евгений Онегин», 2011 — Ж. Бизе «Кармен», 2012 — Дж. Пуччини «Мадам Баттерфляй», 2013/14 — П. И. Чайковский «Пики дамасы»[3].

Казакъстан хөкүмәте үтенече буенча Астанада Күләш Байсәетова исемендәге Милли опера һәм балет театрын (каз. Күләш Байсейітова атындағы ұлттық опера және балет театры) төзүдә актив катнаша. Юрий Александров — әлеге театрга нигез салучыларның берсе һәм аның сәхнәсендә барган «Травиата», «Риголетто», «Аида» Джузеппе Верди, «Чио-Чио-сан», «Тоска» Джакомо Пуччини, Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һ. б. спектакльләрне куючы режиссер.

Юрий Александров Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә. Аның спектакльләре Казанда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә бара (Доницеттиның «Мәхәббәт эликсиры», Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсының дөнья премьерасы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1987 — Санкт-Петербургның «Алтын софит» югары театр премиясе — Д. Шостаковичның «Уенчылар-1942» операсын куйган өчен («музыкаль театрда иң яхшы режиссер эше өчен» номинациясе)
  • 1997 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1998 — «Алтын битлек» премиясе — З. Маттусның «Корнет Кристоф Рильке һәм мәхәббәт турында җыр» спектаклен сәхнәгә куйган өчен («1998 елда Россиянең иң яхшы опера спектакле» номинациясе)
  • 1999 — «Алтын битлек» премиясе — Сергей Прокофьевның «Сергей Котко» операсын сәхнәгә куйган өчен
  • 2003 — Дуслык ордены (РФ)
  • 2006 — Казакъстан Дәүләт премиясе — Еркегали Рәхмәдиевның «Абылай хан» операсын (1999) Астана театрында сәхнәгә куйган өчен
  • 2006 — Казакъстанның 2нче дәрәҗә Достык ордены
  • 2008 — РФ халык артисты
  • 2019 — Почет ордены (РФ)
  • 2020 — Тукай премиясе — «Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәләштерү өчен»[4]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы – музыкант (арфада уйнаучы).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юрий Александров. Санкт-Петербургъ Опера(рус.)
  2. Yury Alexandrov (Stage Director)(ингл.)
  3. Юрий Александров. Министерствао культуры Карелии(рус.)
  4. Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. Тукаевская премия – 2020: среди лауреатов – авторы «Сююмбике» и писатель Осокин. БИЗНЕС Online, 25.04.2020(рус.)