Юрий Аляев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Аляев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юрий Аляев
Туган 24 март 1942(1942-03-24) (80 яшь)
Пинзә өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Юрий Аляев (24 март 1942 ел) — ССРБ һәм Русия урологы, Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (2002), Русия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының Мактаулы урология кафедрасы мөдире (Сеченов университеты). Русия урологлары җәмгыятенең рәисе, «Урология» журналының баш мөхәррире, диссертация советы рәисе (0208.040.11).

Ю. Г. Аляев җитәкчелегендә һәм аның гыйльми консультациясе ярдәмендә 76 (30 докторлык һәм 46 кандидатлык) диссертация якланган. Үз фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Искиткеч хирург, 1973 елда Русиядә бөергә торакоабдоминаль керү юлы таба һәм куллануга кертә, беренче булып бөердә яман шеш булганда, контралатераль органы сау пациентка органны саклаучы операцияләр куллана башлый, 2009 елдан Русиядә беренче булып бөергә операция вакытында 30-технология эшли һәм кертә, бөер резекцияләре төрләре классификациясен булдыра.

Сәләтле педагог — студентларга даими лекцияләр укый, белемне камилләштерү максатында уку буенча актив эш алып бара, модульле укыту инициаторы һәм оештыручысы, Русия «Урология» клиник тәкъдимнәр авторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аляев Юрий Геннадьевич 1942 елның 24 мартында Пенза өлкәсендә туган.

1965 елда Башкортстан медицина институтын отличие белән тәмамлый, аннары, 1965 елдан 1967 елга кадәр Стәрлетамак кала дәваханасында хирург булып эшли.

1973 елда — Ю. А. Пытель җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклый, темасы: «Бөерләрендә яман шеш булган авыруларда оператив керү юлын топографо-анатомик һәм клиник бәяләү», аннары Мәскәүдә 20-нче шәһәр клиник дәваханәсендә ике ел ординатор булып эшли.

1975 елдан — ассистент, 1984 елдан — И. М. Сеченов.исемендәге 1-нче Мәскәү медицина институтының урология кафедрасы доценты.

1989 елда «Расширенные, комбинированные и органосохраняющие операции у больных раком почки» темасына .докторлык диссертациясе яклый.

1991 елда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең урология кафедрасы профессоры исеме бирелә.

1998 елда урология кафедрасы мөдире вазыйфасында Ю. А. Пытелде алмаштыра.

2002 елда Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

2011 елдан И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина академиясенең ректоры, Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор П. В. Глыбочко инициативасы буенча оештырылган Уронефрология һәм кешеләрнең репродуктив сәламәтлеге гыйльми-тикшеренү институты җитәкчесе.

2014 елдан Русия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

2019 елда Аурупа урологлар ассоциациясенең Генераль ассамблеясе карары буенча Аурупа урологлар ассоциациясенең Мактаулы әгъзасы исеменә лаек була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урология өлкәсендә белгеч.

Беренчеләрдән булып һәм урологлардан бердәнбер 62 авыр хәлдәге авыруга барооперация бүлмәсендә операция ясый (2-4 атмосфера басымы шартларында).

1483 тән артык гыйльми басма авторы, алар арасында 61 басма, 14 монография, 42 китап һәм уку-методик кулланма, медицина югары уку йортлары студентлары өчен 5 дәреслек «Урология» һәм «Иллюстрированный практикум по урологии», 20 патент. 11 уйлап табу, шулай ук «Способ обезболивания при эмболизации почечной артерии» рационализаторлык кушуы авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дуслык ордены (2008 ел)[1]
  • Почет ордены (2016)[2]
  • Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2004)[3]
  • «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе (2002)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]