Юрий Березуцкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Березуцкий latin yazuında])


Юрий Березуцкий
Туган 8 август 1956(1956-08-08) (67 яшь)
Егорьевск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Дальневосточный государственный университет путей сообщения[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

 Юрий Березуцкий Викиҗыентыкта

Юрий Николаевич Березуцкий (1956 елның 8 августы, Егорьевск, Мәскәү өлкәсе) — Россия сәяси эшлеклесе, VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Березуцкий 1956 елның 8 августында Егорьевск шәһәрендә туа. 1978 елда «инженер-электромеханик» белгечлеге буенча Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган.

1978—1984 елларда Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтында кече фәнни хезмәткәр, «Тимер юлны электр белән тәэмин итү» кафедрасы укытучысы булып эшли. 1987 елда Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтында техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. Гыйльми дәрәҗә алганнан соң Хабаровскка кайта, 1987 елдан 1988 елга кадәр Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтында өлкән укытучы, доцент булып эшли. 1989—1991 елларда СБКФның партия комитеты секретаре булып эшли. 1991 елдан 2006 елга кадәр Ерак Көнчыгыш дәүләт элемтә юллары университетында укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, укыту-методик идарә башлыгы, проректор-ректор ярдәмчесе булып эшли[3].

2000 елның декабрендә Хабаровск шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана[4]. 2004 елда кабат 9 нчы номерлы бер мандатлы сайлау округыннан Хабаровск шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана[5][6]. 2006 елда губернатор тәкъдиме буенча Хабаровск крае Закон чыгару Думасы тарафыннан Хабаровск краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүгә бәйле рәвештә депутат вәкаләтләреннән вакытыннан алда отставкага китә[7]. 2006 елдан 2016 елга кадәр Хабаровск краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән.

2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт думасына сайлана, мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[8].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 47 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы — кызы һәм улы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Березуцкий Юрий Николаевич. Государственная Дума. 2019-01-11 тикшерелгән.
  2. Березуцкий, Юрий Николаевич. Система защиты контактной сети переменного тока при отсоединенных от рельсов опорах : диссертация на соискание учёной степени кандидата технических наук.
  3. Березуцкий, Юрий Николаевич. ТАСС. 2019-01-11 тикшерелгән.
  4. Березуцкий Юрий Николаевич. ФедералПресс. 2019-01-11 тикшерелгән.
  5. Выборы депутатов Хабаровской городской Думы третьего созыва. Результаты выборов по округу № 9. әлеге чыганактан 2019-01-11 архивланды. 2021-11-30 тикшерелгән.
  6. Хабаровских единороссов возглавил Юрий Березуцкий < Политика, Власть | Дебри-ДВ. debri-dv.ru. 2019-04-04 тикшерелгән.
  7. История института Уполномоченного по правам человека в Хабаровском крае
  8. Приложение к постановлению Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7. Российская газета. әлеге чыганактан 2021-04-14 архивланды. 2019-01-11 тикшерелгән.