Юрий Гортышов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Гортышов latin yazuında])
Юрий Гортышов
Туган 17 октябрь 1946(1946-10-17) (77 яшь)
Поручик, Зәй районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Юрий Гортышов Викиҗыентыкта

Гортышов Юрий Федорович (17 октябрь, 1946, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Поручиково авылы) — техник фәннәре докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты президенты (2013 елдан). А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты ректоры (2007-2011). Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2007).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Гортышов 1946 елның 17 октябрендә Татарстан АССР-ның Зәй районы Поручиково авылында туган. 1964 елда Зәй 2-нче урта мәктәбен алтын медальга тәмамлый. 1970 елда Казан авиацион институтын (хәзерге Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын) "Аэродинамика һәм термодинамика" һөнәре буенча очу аппаратлары двигательләре факультетын тәмамлый. 1988 елда аңа профессор исеме бирелә.

1989 елда югары уку йортының гыйльми советы итеп «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасы мөдире итеп сайлый. 1993 елдан университетта оештылылган укыту-методик үзәгенең җитәкчесе вазифаларын башкара. 1995 елның маенда уку эше буенча беренче проректоры итеп билгеләнә. 1995 елның октябреннән 2007 елга кадәр — фәнни эш буенча проректор булып эшли.

2007 елның июнендә Казан дәүләт технология университетының хезмәт коллективы конференциясендә КДТУ-ның яңа ректоры итеп сайлана.[1] 2011 елда ректор вазифасына 65 яшькә җитү сәбәпле китә.[2].

2013 елда Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ институтына президенты итеп сайлана[3].

Юрий Гортышов Россия Табигый фәннәр академиясе, SAE халыкара инженерлык авиацион һәм һавада йөзү академиясе академигы.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Россия мәгарифен үстерүгә керткән өлеше өчен» медале (2015)
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (2016)
  • «Фән казанышлары өчен» Татарстан Республикасы академиясенең медале (2016)
  • Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003)
  • Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшллеклесе (1992)
  • Россия лауреатлары күренекле галимнәр дәүләт гыйльми стипендиясе (1994-1996 елларда)

Китаплары һәм басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Проблема осадкообразования в энергетических установках многоразового использования на жидких углеводородных горючих и охладителях/ В.А. Алтунин, К.В. Алтунин, Ф.М. Галимов, Ю.Ф. Гортышов, Ф.Н. Дресвянников, Л.С. Яновский // Вестник Казанского тех-нол. ун-та, 2010. №5. — С. 96-102.
    • Теплогидравлический расчет и проектирование оборудования с интенсифицированным теплообменом : монография / Ю.Ф. Гортышов, В.В. Олимпиев, Б.Г. Байгалиев ; Мин-во образ. и науки РФ; КГТУ. — : Изд-во КГТУ им. А.Н. Туполева, 2004. — 432 с.
    • Теплообменные аппараты с интенсифицированным теплообменом / Ю.Ф. Гортышов, В.В. Олимпиев. — Казань : Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 1999. — 176 с.
    • Теория и техника теплофизического эксперимента : учебное пособие для вузов / Ю. Ф. Гортышов [и др.]. — Москва: Энергоатомиздат, 1985.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Новым ректором КГТУ им.А.Туполева стал Юрий Гортышов.
  2. Юрий Гортышов покинул пост ректора КНИТУ им. А. Н. Туполева (КАИ) — Татцентр.ру.
  3. Президентом КАИ избран Юрий Гортышов.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]