Юрий Дюженко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Дюженко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юрий Дюженко
Туган 12 март 1925(1925-03-12) яки 1925[1]
Туапсе, Черноморский округ[d], Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Үлгән 13 октябрь 2012(2012-10-13) яки 2012[1]
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Харьков дәүләт дизайн һәм сәнгать академиясе[d], Московский Кремль (музей-заповедник)[d], Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d] һәм А. Н. Косыгин исемендәге Мәскәү дәүләт текстиль университеты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Юрий Фёдорович Дюженко (1925 елның 12 марты, Туапсе2012 елның 13 октябре, Мәскәү) — совет һәм Россия рәссамы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Дюженко 1925 елның 12 мартында Туапседа туган. Балачак һәм мәктәп еллары Ленинград шәһәрендә узган. Архитектор йорты рәсем студиясендә рәсем белән шөгыльләнгән[2].

1942 елда армиягә алына; танкка каршы коралларның батальон взводы составында Курск дугасындагы сугышларда катнаша, Киевны азат итә. 1944 елда Винницыны азат итү өчен сугышта авыр яралана, сержант исемендә демобилизацияләнә[3]. Хәрби бүләкләргә лаек була.

1950 елда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый (сәнгать белеме факультеты), 1954 елда — шунда ук аспирантураны.

1954—1965 елларда Харьков сәнгать институтының сәнгать тарихы кафедрасы мөдире; бер үк вакытта Харьков сынлы сәнгать музее директоры урынбасары була[4]. 1965 елдан бирле Мәскәүдә яши, Мәскәү Кремле музейлары директорының фәнни эш буенча урынбасары булып эшли, С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә сәнгать тарихы кафедрасында укыта — сәнәгать сәнгате тарихы курсын, шулай ук монументаль-декоратив рәсем тарихы буенча махсус курслар укыган. 10 елдан артык Мәскәү текстиль институтының фәлсәфә кафедрасында эшли.

1981 елдан башлап гомер азагына кадәр — Мәскәү Рәссамнар берлегенең сугыш ветераннары-рәссамнар комиссиясе рәисе, берничә йөз зур һәм кечкенә хәрби-патриотик юнәлештәге күргәзмәләр оештыра. Украина һәм Россия арасында Мәдәни элемтәләр җәмгыятенең — «Ноосфера Радонеж» иҗат берләшмәсенең инициаторы һәм президенты (1990—2000).

2012 елның 13 октябрендә Мәскәүдә вафат була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Фёдор Николаевич Дюженко (1899—1969), архитектор-рәссам. Әнисе — Надежда Фёдоровна Дюженко (1899—1991).

Хатыны — Галина Александровна Дюженко (1928 елда туган), әдәби мөхәррир. Балалары:

  • Вадим Юрьевич Дюженко, иеромонах (монахлар исемеАнтоний), Николо-Пешношский монастыре клирикы.
  • Людмила Юрьевна Князева (туганда Дюженко), танылган композитор. продюсер һәм педагог.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда Репин исемендәге институтта кандидатлык диссертациясен яклый. Доцент (1957).

Рус һәм совет рәссамнары иҗаты турында монографияләр, очерклар һәм мәкаләләр авторы.

Сайланма хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дюженко Ю. Ф. [вступ.ст.] // Виставка малюнків «По Кубі» художників В.І.Віхтинського, О. В. Вяткіна, Л.І.Чернова: каталог / склав А. В. Ліфшиц, Харківське обласне товариство художників, Харківський держ. музей образотворчого мистецтва. — Харків: Прапор, 1965. — 23 с.
  • Дюженко Ю. Ф. Оружие нашей Победы // Алтарь Отечества: Альманах. — М., 2015. — Т. 5. — С. 41—47.
  • Дюженко Ю. Ф. Федор Александрович Васильев. [1850—1873]. — Л.: Художник РСФСР, 1973. — 56 с. — (Массовая библиотечка по искусству).
  • Дюженко Ю. Ф. Творчество Ф. А. Васильева: Автореф. дис. … канд. искусствоведения / Акад. художеств СССР. Ин-т живописи, скульптуры и архитектуры им. И. Е. Репина. — Л., 1954. — 20 с.
  • Дюженко Ю. Ф., Черепанов Ю. А. Произведения участников Великой Отечественной войны 1941—1945: [в 3 кн.]. — М.: Московские учебники и Картолитография, 2005. — (Издательская программа Правительства Москвы).
  • Михайло Степанович Ткаченко: каталог виставки творів до сторіччя з дня народження / складачі Ю. Ф. Дюженко, А. З. Житницький. — Харків: [б.в.], 1962. — 31 с.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам буларак пейзажларны һәм натюрмортларны өстен күргән, сирәгрәк портретлар иҗат иткән. 1961 елда ССРБ (Украина) Рәссамнар берлегенә кабул ителә[4]. Соңгы елларда пастель техникасын, портрет жанрын өстен күргән[2]; 1999 елдан А. С. Пушкин турында рәсем башкара[5]. Пастель рәсем сәнгатен яратучылар җәмгыятен булдырган һәм җитәкләгән[4].

Мәскәү, зона һәм бөтенроссия сәнгать күргәзмәләрендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссамнар эшләре күргәзмәләрендә катнаша. Юриө Дюженко әсәрләре ил музейларында һәм галереяләрендә, аерым алганда, А. А. Киселёв исемендәге Туапсе сәнгать музеенда, хәрби госпитальләр галереяләрендә, халык картиналар галереяләрендә тәкъдим ителә[4]

Шәхси күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962, Харьков — 40 этюдка якын.
  • 1985, Мәскәү.
  • 2003, Мәскәү — «Юрий Дюженко пастель рәсеменә 50 ел» (1953 елдан башкарылган 100 пастель эшләре)[2].
  • 2005, Мәскәү Рәссамнар берлеге — 80 яшьлек юбилеена (ярты гасырдан артык вакыт эчендә иҗат ителгән хезмәтләр, шул исәптән «А. С. Пушкин портреты», «Андрей Первозванный», «Галәм белән сөйләшү. В. И. Вернадский» һәм башкалар).
  • 2010 — «Җиңүнең рухи мирасы» («Северное Тушино» күргәзмәләр залы); Җиңүнең 65 еллыгына һәм рәссамның 85 еллыгына багышланган.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Czech National Authority Database
  2. 2,0 2,1 2,2 Дюженко Юрий Фёдорович (1925–2012)
  3. Дюженко Юрий Федорович. Выставка «Московские Питерцы — о Победе, — о Городе, — о Людях». Галерея «Союз Творчество» (2003-04-25).
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Дюженко Юрій Федорович
  5. Алексеева А. И. Художники и Небеса // Дельфис : культурно-просветительский журнал. — 2012. — № 4 (72).
  6. Наградной лист «Илнең каһарманнары» сайтында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]