Юрий Калашников (галим)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Калашников (галим) latin yazuında])
Юрий Калашников
Туган 19 август 1939(1939-08-19)
Ләүелга, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 16 октябрь 2018(2018-10-16) (79 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Юрий Калашников (1939 — 2018) — совет һәм русия галиме, тарихчы, лектор, БДУның тарих кафедрасы доценты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калашников Юрий Васильевич БАССРның Кыйгы районы Ләүелга авылында 1939 елның 19 августында дөньяга килгән.

Башкорт АССР Югары Советы, Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рәисе ярдәмчесе вазифасын башкара. Аңа кадәр ул 20 ел лектор булып эшләгән [1]. Республиканың югары законнар чыгару органы Секретариатында 1993 елдан 2002 елга кадәр фидакяр хезмәте өчен аңа Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мактау грамотасы тапшырыла [2].

Башкортстан Республикасы буенча Федераль җәза башкару хезмәте Баш идарасе начальнигы ярдәмчесе, шул ук Федераль җәза башкару хезмәтенең Баш идарәсе оештыру-аналитика идарәсенең советнигы.

Халык депутатларының Уфа шәһәр советы депутаты булып сайланган.

Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклаган.

КПССның Башкортстан Өлкә Комитеты аппаратында лектор эшен алып бара, лекторлар төркеме җитәкчесе була. 1975 елның 25 мартыннан Башкортстан «Белем» җәмгыятенең идарә президиумы әгъзасы булып тора [3].

2018 елның 16 октябрендә 79 яшендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ике «Хөрмәт билгесе» ордены, БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы Мактау грамоталары
  • «Хезмәт ветераны» медале.
  • Республиканың иң яхшы лекторы исеменә лаек булган.
  • Бөтенсоюз «Белем» җәмгыятенең «Актив эшчәнлек өчен» күкрәк билгесе (Мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен)
  • Россия «Белем» җәмгыятенең академик И.И.Артоболевский медале[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]