Юрий Калиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Калиев latin yazuında])
Юрий Калиев
Туган 16 гыйнвар 1957(1957-01-16)
Чабык, Кайрак авыл советы[d], Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 апрель 2014(2014-04-23) (57 яшь)
Бөре, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Мари дәүләт университеты
Һөнәре фәлсәфәче, университет профессоры
Эш бирүче Бирский государственный педагогический институт[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Юрий Калиев (16 гыйнвар 1957 ел, БАССР-ның Мишкә районы Чабык авылы – 23 апрель 2014 ел, Бөре шәһәре) — философ. Фәлсәфә фәннәре докторы (2004), профессор (2006)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Алексеевич Калиев 1957 елның 16 гыйнварында БАССР-ның Мишкә районы Чабык авылында туган.

1972 елда Чабык сигезьеллык мәктәбен, 1974 елда Мишкә урта мәктәбен тәмамлый.

1975-1977 елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафында хезмәт итә.

1978-1983 елларда — Мари дәүләт университетының тарих-филология факультеты студенты.

1983 елда университетны тәмамлаганнан соң, Н.К. Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтының КПСС тарихы кафедрасына ассистент итеп чакырыла.

1986 елда Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының фәлсәфә кафедрасына күчерелә.

1986 елда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү педагогия институты аспирантурасына укырга керә. 1989 елның октябрендә «Основной социологический закон и его значение в развитии общества» темасына диссертация яклый һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була[2].

1989 елның ноябрендә Н.Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтының фәлсәфә кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый, мәдәният һәм эстетик тәрбия кафедрасы доценты, 1995 елның декабреннән фәлсәфә кафедрасы доценты вазыйфасына тәгаенләнә.

1994 елда «Мари халкының мифологиясе» очеркы өчен «Ончыко» журналы премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелә.

1996 елда Сорос премиясе лауреаты була.

2001 елның ноябре Мари Иле Республикасының милли мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мари Иле Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2003 елның 26 маенда Мари Иле Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә[2].

2003 елда Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире вазыйфасына күчерелә. 2004 елның 5 июнендә фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Этнокультурный статус мифологического сознания: генезис, функционирование и эволюция традиционного мировосприятия мари» темасына диссертация яклый.

2004 елның 16 июнендә конкурс буенча Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире вазыйфасына сайлана.

2005 елның мартында фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була, 2005 елның июнендә конкурс буенча Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры вазыйфасына сайлана.

2010 елның декабрендә милли мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мари Иле Республикасыннан «Юан кырлы»медале белән бүләкләнә[2].

2014 елның 23 апрелендә вафат була.

Фәнни эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни кызыксынулар өлкәсе: миф философиясе һәм мәҗүсилек философиясе; соңгы елларда фәлсәфи белем һәм мәгълүмат теориясе үзенчәлекләре проблемалары белән шөгыльләнә; 250-дән артык эш, шул исәптән 6 монография һәм уку әсбабы авторы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Этнокультурный статус мифологического сознания: генезис, функционирование и эволюция традиционного мировосприятия (на примере марийской мифологии). Уфа, 2004;
  • Мифология. Язычество. Литература. Йошкар-Ола, 2005;
  • Астральная картина мира мари. Уфа, 2013.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1][2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ончыко» журналы премиясе лауреаты (1994),
  • Сорос премиясе лауреаты (1996),
  • Мари Иле Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2001),
  • Мари Иле Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2003),
  • Мари Иле Республикасыннан «Юан кырлы» медале (2010),
  • Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы,
  • «Билгеле галимнәр» энциклопедиясендә катнашучы СЕРТИФИКАТЫ.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Энциклопедия ИЗВЕСТНЫЕ УЧЕНЫЕ
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Юрий Алексеевич Калиев

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]