Юрий Морозов (1941)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Морозов (1941) latin yazuında])
Юрий Морозов
Туган 5 гыйнвар 1949(1949-01-05) (75 яшь) яки 11 декабрь 1941(1941-12-11) (82 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер МДУның геология факультеты[d] һәм Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче МДУның геология факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d] һәм тарих фәннәре кандидаты[d]

Юрий Морозов (11 декабрь 1941 ел) — археолог. Тарих фәннәре кандидаты (1977). РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1991).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морозов Юрий Алексеевич 1941 елның 11 декабрендә Башкортстан АССРның Уфа шәһәрендә туган. Археология фәненә тарих укытучысы Г. Н. Матюшин мәхәббәт уята[1].

1960 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Совет армиясе сафларында Ырынбур өлкәсендә һәм Венгриядә хезмәт итә[1].

1969 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

1971-1973 елларда һәм 1977 елдан СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында археология бүлегендә эшли: 1993 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2004 елларда гыйльми секретарь.

СССР Фәннәр академиясенең Археология институты аспирантурасында өч ел дәвамында укый. 1977 елда Мәскәүдә «Агыйдел-Җаек елгалары арасы бура мәдәнияте кабиләләренең тарихы» (рус. «История племен срубной культуры Бельско-Уральского междуречья») темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Уфа шәһәрендә Археология һәм этнография музеен ачуда ярдәм күрсәтә, 1979-1993 елларда бу музейның экспозиция залларының мөдире була[1].

1998-2004 елларда Россия Археология җәмгыятенең Башкортстан бүлегендә гыйльми секретаре була[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морозов Юрий Алексеевич — 230 дән артык фәнни хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре Урал буеның неолиты, энеолиты, бронза гасыры, Бура мәдәниятенә багышланган. 300‑гә якын археологик объект, шул исәптән Абдулла калачыгын, Баръяны калачыгын, Ишкол курганнарын, Караякуп археологик комплексын, Кадер торамасын, Литовка торамасын, Мәксүт торамасын, Таулыкай курганнарын, Иске Ябалаклы курганнарын ача.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • История племен срубной культуры Бельско-Уральского междуречья : диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.06. — Москва, 1977. — 202 с.
    • Погребальные комплексы эпохи бронзы Южного Приуралья (по материалам Старо-Ябалаклинского могильника). — Уфа, 1988.
    • Некрополь эпохи бронзы Южного Приуралья / Ю. А. Морозов, В. С.Горбунов. — Уфа, 1991.(автордаш)
    • Археологические памятники Башкортостана. — Уфа, 1996.
    • Этнокультурные связи срубных племен Приуралья в эпоху развитой бронзы : (По материалам Петряевского могильника) / Ю. А. Морозов, Р. А. Нигматуллин; РАН, АН Респ. Башкортостан. Уфим. науч. центр. Ин-т истории, яз. и лит. — Уфа, 1998. — 39 с.(автордаш)
    • Петряевского могильника) / Ю. А. Морозов, Р. А. Нигматуллин; РАН, АН Респ. Башкортостан. Уфим. науч. центр. Ин-т истории, яз. и лит. — Уфа, 1998. — 39 с. (авторҙаш)
    • Погребальные памятники срубной культуры бассейна реки Дёма (Башкирское Приуралье). — Уфа, 2003.
    • Николаевские курганы («Елена») на реке Стерля в Башкортостане» / Ю. А. Морозов, Р. Б. Исмагилов, М. С. Чаплыгин). — Уфа, 2009. (автордаш)
    • На берегах тысячелетий. — Уфа, 2011.
    • Аитовское поселение эпохи бронзы в Башкирском Приуралье : [монография] // Российская академия наук, Уфимский научный центр, Институт истории, языка и литературы. — Уфа : УНЦ РАН, 2017. — 231 с. — ISBN 978-5-9613-0509-8.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Овсянников В. В. Морозов Юрий Алексеевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.