Юрий Пустовгаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Пустовгаров latin yazuında])
Юрий Пустовгаров
Туган 8 ноябрь 1964(1964-11-08) (59 яшь)
Белорет, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Һөнәре инженер

Пустовгаров Юрий Леонидович (8 ноябрь 1964 ел) — дәүләт һәм хуҗалык эшмлеклесе. 2006-2016 елларда Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары — Башкортстан Республикасының сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министры, 2018 елдан Казан вертолет заводының идарәсе директоры. Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш (2013-2018) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган машина эшләүчесе (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Леонидович Пустовгаров 1964 елның 8 ноябрендә Башкорт АССР-ының Белорет шәһәрендә туган. 1981 елда урта белем алганнан соң Г. И. Носов исемендәге Магнитогорск тау-металлургия институтына укырга керә. Бу югары техник уку бинасын «кара һәм төсле металларны коеп шкәртү» һөнәре буенча 1986 елда уңышлы белем ала. 2011 елда шушында ук «инновация менеджменты» һөнәре буенча яныннан торып икенче югары белем ала.

Яшь белгеч юллама белән Уфа моторлар эшләү җитештерү берекмәсен эшкә җибәрелә һәм үзаллы хезмәт эшмәкәрлеген 1986 елның авгусында инженер-технолог булып башлый. 1993 елга кадәр биредә цех начальнигы урынбасары, технологик бюро начальнигы була.

Предприятиеләре үзгәртеп корулар белән бәйле 1993 елда «Уфа моторлар эшләү җитештерү берекмәс» ачык акционерлар җәмгыятенең цех начальнигы итеп тәгаенләнә.

Киләсе 2006 елга тиклемге хезмәт эшмәкәрлеге чорында җәмгыятьнең исәп-икътисад бүлеге начальнигы, берекмәнең генераль директоры урынбасары, сәүдәгәрлек буенча директоры, техник директоры һәм генераль директоры була.

2006 елда Юрий Пустовгаров Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары — Хөкүмәт министры һәм бер вакытта Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм сәнәгать министры итеп тәгаенләнә. Башкарма кул органнары структурасын камилләштерү буенча үтә торган чараларга ярашлы шул ук елда ул Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-Вәзир урынбасары — Хөкүмәт министры һәм бер вакытта Башкортстан Республикасының сәнәгать һәм инновация сәясәте министры итеп куела һәм бу вазифада 2009 елга кадәр эшли.

2009-2016 елларда ул Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары — Хөкүмәт министры — Башкортстан Республикасының сәнәгать һәм тышкы икътисади бәйләнешләр министры була. Юер ук вакытта 2011 елның апреленнән 2015 елның декабренә чаклы Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты вазифасын да башкара.

2016 елның 18 декабрендә Юрий Пустовгаров Күмертау авиацион җитештерү предприятиесенең идарәче директоры итеп тәгаенләнә һәм бу эшне 2018 елның февраленә кадәр башкара.

2018 елның 6 февраленнән — «Казан вертолет zone» ачык акционер җәмгыйәтенең директорлар советы карары белән җәмгыятьнең идарәче директоры итеп тәгаенләнә һәм бүген дә шул вазифада эшли.

2005 елда сәнәгать өлкәсе эшмәкәренә «Башкортстан Республикасының атказанган машина эшләүчесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул Россия машина эшләүчеләр берлегенең «Мактаулы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Киләсе елларда Академик А. Н. Туполев медаленә һәм ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) медаленә лаек була, 2012 елда аңа «Уфа моторлар эшләү җитештерү берекмәс» ачык акционерлар җәмгыятенең «Мактаулы машина эшчесе» исеме бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]