Юрий Соловьёв (онколог)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Соловьёв (онколог) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юрий Соловьёв
Туган 17 апрель 1928(1928-04-17) (94 яшь)
Чухломский район[d], Кострома өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Российский онкологический научный центр им. Н.Н. Блохина[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Юрий Соловьев (17 апрель 1928 ел) — ССРБ һәм Русия онкологы, ССРБ Медицина фәннәре академиясе (1991) һәм Русия Фәннәр академиясе академигы (2013).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соловьев Юрий Николаевич 1928 елның 17 апрелендә Кострома өлкәсе Чухломский районының Георгий авылында туган.

1953 елда И. В. Сталин исемендәге 2-нче Мәскәү медицина институтын (соңрак — Н. И. Пирогов исемендәге) тәмамлый, аннары институтның ЛОР авырулары кафедрасы каршында ординатурада укый һәм бер үк вакытта өлкән лаборант, ССРБ Сәламәтлек саклау биофизикасы институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1960 елдан 1963 елга кадәр ССРБ медицина фәннәре академиясенең А. Н. Сысин исемендәге гомуми һәм коммуналь гигиена институтында «Патоморфология» лабораториясенең мөдире булып эшли

1963 елдан алып әлеге көнгә кадәр — ССРБ ФА эксперименталь һәм клиник онкологиянең Гыйльми-тикшеренү институтында (аннары — ССРБ ФА Бөтенсоюз онкология гыйльми үзәге — хәзер онкологиянең Н. Н. Блохин исемендәге Милли медицина гыйльми тикшеренү үзәгендә эшли, кеше шешенең патологик анатомиясе бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәреннән алып фән буенча Үзәкнең директор урынбасарына кадәр юл үтә, 1978 елда терәк-хәрәкәт аппараты шешенең патологик анатомиясе лабораториясен җитәкли.

1981 елдан 1985 елга кадәр ССРБ ФА Бөтенсоюз онкология үзәге канцерогенезы Гыйльми тикшеренү үзәгенең һәм фәннәр буенча Үзәк директоры урынбасары.

1985 елдан 1993нче елга кадәр — кеше шеше патологик бүлеге белән җитәкчелек итә, 1993 елдан алып әлеге көнгә кадәр — бу бүлекнең төп гыйльми хезмәткәре.

1984 елда ССРБ медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

1991 елда ССРБ-ның медицина фәннәре академиясенең академигы

2013 елда РФА академигы.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эксперименталь һәм клиник онкоморфология өлкәсендә белгеч.

40 елдан артык патологияне өйрәнүгә, сөякләрнең яман шешен диагностикалауга һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышлый.

Радиобиология һәм нур патологиясе өлкәсендә эшләр циклы үткәрә, тирә-як мохит факторларының хайваннар организмына йогынтысын комплекслы өйрәнә, әлеге вакытта яман шешләрне диагностикалау, патогенезы һәм дәвалау нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Күп еллар Зур медицина энциклопедиясе мөхәрририяте составында «Онкология»һәм «Патологическая анатомия» мөхәрририят бүлегендә гыйльми секретарь вазыйфасында эшли, медицина энциклопедиясенең 3-нче басмасында берничә мәкаләнең авторы

200-дән артык фәнни хезмәт авторы.

«Архив патологиясе», «The American Surgery Pathology», «Pathology Human» (АКШ) һ. б. фәнни журналларының редколлегия составына керә.

Галимнәр советы составында даими эшли, төрле локализациядәге шешләр диагностикасын һәм номенклатурасын эшләү буенча халыкара проектларда катнаша.

1985 елдан РФ Президентының поликлиника белән Үзәк клиник дәваханәсендә штаттан тыш киңәшче булып тора.

15 елдан артык сөяк шеше терапиясе проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләр төркеме белән җитәкчелек итә, АКШ, Франция, Швейцариядә халыкара форумнарда катнаша.

Аның җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланган.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русия Федерациясенең дәүләт премиясе (төркем составында, 1999 ел)[1]
  • Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[2]
  • А. И. Абрикосов исемендәге ССРБ ФА премиясе
  • Н. Н. Пирогов исемендәге премия

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Юрия Николаевича Соловьева РФА рәсми сайтында