Юрий Соломенцев
Юрий Соломенцев | |
---|---|
Туган | 25 июнь 1939 Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Үлгән | 15 сентябрь 2018 (79 яшь) Мәскәү, Россия |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Көньяк Урал дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты[d] һәм Дон дәүләт техник университеты[d] |
Ата-ана | |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Юрий Соломенцев (25 июнь 1939 ел) — автоматлаштыру өлкәсендә ССРБ һәм Россия галиме.
Техник фәннәр докторы (1974), профессор (1976), ССРБ фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (23.12.1987).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Юрий Михайлович Соломенцев 1939 елның 25 июнендә Ленинград шәһәрендә туган. ССРБның партия һәм дәүләт эшлеклесе Соломенцев Михаил Сергеевичның (7.11.1913—15.02.2018) улы.
1961 елда Чиләбе политехник институтын «Технология машиностроения, металлорежущие станки и инструменты» белгечлеге буенча тәмамлый. 1965 елда Мәскәү станок-инструмент институты аспирантурасын тәмамлый, шул ук елда (срогыннан алда) техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклый.(темасы:«Исследование возможности переналадки гидрокопировального полуавтомата 1722 на заданную точность различных типо-размеров обрабатываемых деталей»)
1965—1967 елларда Ростов авыл хуҗалыгы машиналар төзү институтында укыта.
1967 елдан алып «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университеты хезмәткәре, 1974—2007 елларда ректор, 2008 елдан алып президент.
Улы Михаил — Мәскәү мэры һәм хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Кызы Ксения — журналист.
Бүләкләре, премияләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин премиясе лауреаты (1972), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1986), Россия Федерациясенең белем бирү өлкәсендә Хөкүмәт премиясе (2001)[1], һәм фән һәм техника өлкәсендә премия лауреаты (2003)[2]
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1981), Октябрь Революциясе ордены (1986), «Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале, Георгий Димитров медале (Болгария) һәм башкалар белән бүләкләнгән.
- «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университетының мактаулы докторы, Хемницкий техник университетының мактаулы докторы (Алмания), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Постановление Правительства Российской Федерации от 30 августа 2002 г. № 647 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2001 года в области образования»
- ↑ Постановление Правительства Российской Федерации от 16 февраля 2004 г. № 85 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2003 года в области науки и техники»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профиль Юрия Михайловича Соломенцева РФА рәсми сайтында
- [1], [2] 2012 елның 30 июнь көнендә архивланган.
- 25 июнь көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Питырбурда туганнар
- 15 сентябрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары
- Россиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре
- Ленин премиясе лауреатлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары