Ютазы районы табигать һәйкәлләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ютазы районы табигать һәйкәлләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Олы Ык- Башкортостан һәм Татарстан Республикалары аша агучы елга, Чулманның сул як кушылдыгы. Иске төрки телдән “Агучы су” дип тәрҗемә ителә, Җаек ( Урал елгасы) елгасының исеме белән аваздаш.

ТАСВИРЛАМА

     Елганы озынлыгы - 436 чакрым (Татарстан Республикасында – 134 чакрым),  бассейнның мәйданы -14 990 мең кв.км. Республиканың иң озын елгаларының берсе. Нигездә Татарстан һәм Башкортостан   республикаларының чиге  , Бөгелмә –Бәләбәй калкулыгы  чиге буенча ага. 

Елга Башкортостанның Бәләбәй районы Биеклек авылында башлангыч ала.Татарстанның Минзәлә районы Биккол авылы янында Түбән Кама сусаклагычына коя.

     Төп  кушылдыклары: Дим, Меллә, Сөн елгалары.

Ык елгасының Татарстандагы кушылдыклары булган Стәрле , Ютазы, Дим елгалары регионның табигать һәйкәлләре исемлегендә.

     Елга  нигездә кар сулары белән туклана. Ноябрь ае уртасында туңа. Боз катламы тотрыклы, уртача дәвамлылыгы – 140-150 көн. Язгы ташу   март ае ахырында  башлана,  суның тиз күтәрелүе һәм тиз төшүе белән  үзенчәлекле.

Химик сотавы ягыннан суы каты булу белән характерлана.

Су объектының коды : 10010100912111100012127 Су объектының тибы : елга

Урнашу урыны : КАС/ Идел/1804/118

Чулман елгасына аның тамагыннан 118 нче чакрымда кушыла.

Чулман бассейнына керә.

Су җыю мәйданы – 18000кв.км.

Гидрологик яктан өйрәнелү коды: 111101212

Объект Россия Федерациясенең су юллары исемлегенә керә.

Ыкның кушылдыклары:

81 нче чакрым: Минзәлә елгасы

218 нче чакрым: Меллә елгасы

243 нче чакрым: Шуган елгасы

311 нче чакрым: Стәрле елгасы

342 нче чакрым: Сөн елгасы

381 нче чакрым: Дим елгасы

388 нче чакрым: Зәет елгасы

414 нче чакрым: Томбарлы елгасы

424 нче чакрым: Кидәш елгасы

440 нчы чакрым: Кандыз елгасы

ХУҖАЛЫК ЯГЫННАН ӘҺӘМИЯТЕ

   Елга буенда Башкортостанның Октябрьский шәһәре, Татарстанның Минзәлә шәһәрләре урнашкан.

Ык елгасы бассейнында зур нефть ятмалары бар, Татарстанның Мөслим һәм Азнакай районнары җирләрендә даими рәвештә нефть чыгару эшләре алып барыла.

Азнакай районының Тымытык авылы , Башкортостанның Октябрьский шәһәре янында буа төзелгән.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

	Татарстаннның Баулы шәһәре  Башкортостанның  Октябрьский шәһәрләрендә вакыт аермасы - 2 сәгать. Шуңа күрә   республикалар чигендә Ык елгасы аша салынган күперне  дөньядагы иң озын күпер дип йөртәләр.

Һәр ел саен Ык елгасы һәм аның кушылдыклары буенча, елганың экологик халәтен тикшерү максатыннан, Марсель Гарипов җитәкчелегендә экспедиция оештырыла. Экспедиция язмалары нигезендә Марсель Гариповның “Тынлыктан ага Ык” ( “Из тиши Ик течет”) исемле китабы басылып чыккан.