Ябалакчыклар (күбәләкләр)
| Ябалакчыклар | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Noctuidae Пьер Андре Латрейль, 1809[1] |
| Таксономик ранг | гаилә[1] |
| Югарырак таксон | совкообразные[d][1] |
| Таксонның халык атамасы | Uilen[2], nattfly һәм sówki[3] |
Ябалакчыклар [4] (лат. Noctuidae) - Тәңкәканатлыларның зур семьялыгы . Алар бөтен Җир шары буйлап, барлык табигый зоналарда очрыйлар. Төркем якынча 1089 ыруг һәм 11 772 төрне үз эченә ала (шуларга өстәп, 24 000 төр аерым Erebidae семялыгына аерып чыгарылган) [5] .
Таксономия һәм таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Таксономия ягыннан Noctuidae семьялыгы Noctuoidea өссемьялыгында иң бәхәсле булып санала, чөнки күп кладалары энтомологлар тарафыннан даими яңартылып тора [6] . Озак вакыт бу семьялык Күбәләкләр отрядында иң зуры булып санала, ләкин Lymantriinae, Catocalinae һәм Calpinae төркемнәрен Эребидалар семьялыгына аерганнан соң, бу исемгә соңгысы ия була .

Чагыштырмача 15 ассемьялыкка: ук күбәләкләр, кимерүче ябалакчыклар, тасмачлар, металлсыман күбәләкләр, чын ябалакчыклар һәм башкаларга (кайберләренең ябалакчыкларга керүе бәхәсле) бүленәләр. 25 меңнән артык төре билгеле (күбәләк семьялыкларының төрләр саны буенча иң күпсанлысы), киң таралганнар, Россиядә – 2 меңнән артык төр, Татарстан территориясендә төгәл саны билгеләнмәгән.
Тасвирлау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гомуми үзенчәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Күбәләкләр күбесенчә урта зурлыкта. Канат җәю киңлеге уртача 25–45 мм, иң кечкенәсе 8-10 мм (Hypenodes turfosalis, Mimachroslia fasciata, Araeopteron amoena ).

Тышкы кыяфәте белән миниатюр ябалакларга охшаш (исеме шуннан): зур булмаган башы йомшак төкчәләрдән торган башлык белән әйләндереп алынган, күзләре ялтырый. Аеруча бу зур ябалакчыклар – тасмачлар: зәңгәр, кызыл, сары күбәләкләр,тирәк тасмачы өчен хас. Киң күкрәге куе төкчәләр белән капланган, корсагы юан. Канат җәеме, гадәттә, 25-35 мм; алгылары – озынча, өчпочмаклы, еш кына 5 аркылы сызыклы һәм 3 таплы соры яки көрән төстә, арткылары – түгәрәк, аксыл, сирәк кенә төслеләр.

Яшәү рәвеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ябалакчыклар күбесенчә төнлә һәм караңгылы-яктылы вакытта активлар (икенче исеме шуннан); көндез канатларын җыеп тыныч кына агачларда утыралар.
Setaceous Hebrew Character. Xestia c-nigrum - Flickr - gailhampshire (2).jpgXestia c-nigrum



Гусеницалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гусеницалары, гадәттә, ялангач, 5 пар корсак аяклы. Яфраклар белән туеналар, кайвакыт җимеш һәм ботакларны да кимерәләр, сирәк кенә лишайникларда, коелган яфракларда, үсемлекләрнең җир асты өлешләрендә яшиләр.
Ябалакчыклар, мәсәлән, уҗым ябалакчыгы (Agrotis segetum), кәбестә ябалакчыгы (Mamestra brassicae), нарат ябалакчыгы (Panolis flammea) күпләп үрчегәндә авыл хуҗалыгы, урман һәм җимеш культураларына җитди зыян китерәләр.
Тирәк тасмачы (Limenitis populi) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).




Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Mészáros Z., Vojnits A. M. Lepkék, pillék, pillangók, Motyle i ćmy — Warszawa: Wydawnictwo Naukowe PWN, 1979. — ISBN 83-01-01078-9 — ISSN 0137-5032
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/yabalakchyklar
- ↑ Van Nieukerken, Erik J., Lauri Kaila, Ian J. Kitching, Niels P. Kristensen, David C. Lees, Joël Minet, Charles Mitter, Marko Mutanen, Jerome C. Regier, Thomas J. Simonsen, Niklas Wahlberg, Shen-horn Yen, Reza Zahiri, David Adamski, Joaquin Baixeras, Daniel Bartsch, Bengt Å. Bengtsson, John W. Brown, Sibyl Rae Bucheli, Donald R. Davis, Jurate De Prins, Willy De Prins, Marc E. Epstein, Patricia Gentili-Poole, Cees Gielis, Peter Hättenschwiler, Axel Hausmann, Jeremy D. Holloway, Axel Kallies, Ole Karsholt, Akito Y. Kawahara, Sjaak (J.C.) Koster, Mikhail V. Kozlov, J. Donald Lafontaine, Gerardo Lamas, Jean-François Landry, Sangmi Lee, Matthias Nuss, Kyu-Tek Park, Carla Penz, Jadranka Rota, Alexander Schintlmeister, B. Christian Schmidt, Jae-Cheon Sohn, M. Alma Solis, Gerhard M. Tarmann, Andrew D. Warren, Susan Weller, Roman V. Yakovlev, Vadim V. Zolotuhin, Andreas Zwick. {{{башлык}}}. — Magnolia Press. (гуглбукс)
- ↑ Michael, Fibiger; Donald, Lafontaine, J.; H., Hacker, Hermann (2005-01-01). A Review of the Higher Classification of the Noctuoidea (Lepidoptera) With Special Reference to the Holarctic Fauna. Beilage zu Band 11: (Notodontidae, Nolidae, Arctiidae, Lymantriidae, Erebidae, Micronoctuidae, and Noctuidae): Gesamtinhaltsverzeichnis Bände 1-10: Indices Bände 1-10. Delta-Druck und Verlag Peks. 978-3938249017. .
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Золотаренко Г. С. 1970. Көнбатыш Себернең кортлары. - Новосибирск: Наука. - 436 б.
- Ключко З. Ф., В. С. Кононенко, А. В. Свиридов, Yu. А.Чистяков. 2003. Гаилә Noctuidae - Noctuids, яки Myotis. Б. 11-602. // Россия Ерак Көнчыгыш бөҗәкләре ачкычы. T. V. Caddisflies һәм Lepidoptera. 4 өлеш. - Владивосток: Дальнаука, 2003. - 688 б. ISBN 5-8044-0343-5
- Ключко З. Ф. Украина. - / Зоология институты. I.I. Шмалхаузен Украина Милли Фәннәр Академиясе /. - Киев. Видавнитство Раевский, 2006.
- Ключко З. Ф., Плюш И. Г., Шешурак П. Н. - Киев, Украина Милли Фәннәр Академиясенең зоология институты. - 880 б.
- Кожанчиков И. В. 1937 . Лепидоптеран бөҗәкләре. Т. XIII. 3. Чыгарылышлар (Агротина гаиләсе) // СССР фаунасы. М.-А: СССР Фәннәр академиясенең нәшрияты. 675 б. + XIII таблица.
- Кононенко VS Noctuidae Sibiricae. Том. 1. Рәсәйнең Азия өлеше һәм Урал өлкәсенең Noctuidae (sl) (Insecta, Lepidoptera) исемлеген тикшерү. - Энтомологик басма, 2005.
- Кононенко VS Noctuidae Sibiricae. Том. 2. Микроноктуида, Ноктуида: Ривулина - Агаристина, Катокалинага.
- Кононенко VS Noctuoidea Sibiricae 3 өлеш. Noctuidae: Cuculinae - Noctuinae (Ксилинига). - Витт музее материаллары. Том 5 (3), Мюнхен һәм Вильнюс (2016, 497 Сейтен, 19 Фарбтафельн, 166 Шварцвейтафельн Гениталаббилдунген, 498 Вербрейтунскартен).