Явада Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Явада Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Һинд дине Явада тарихи төп дини һәм мәдәни тәэсир ясаган. Соңгы елларда ул берникадәр дәрәҗәдә яңарыш кичергән, бигрәк тә утрауның көнчыгыш өлешендә.

Һинд дине һәм Буддачылык патшалыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Явада да, Суматрада да безнең эраның беренче һәм икенче меңьеллыкларында Һиндстаннан зур мәдәни тәэсире булган. Уртак яклары булган Һинд дине һәм Буддачылык Диңгез Көньяк-Көнчыгыш Азиядә киң таралган булган. Һинд дине һәм шуның аша тапшырылган Санскрит теле Явада бик престижлы булып киткәннәр. Күп Һинд дине гыйбадәтханәләре төзелгән булган, боларга Йогьякарта янында Прамбанан, ул Дөнья Мирасы Урыны булып танылган; һәм Һинд дине патшалыклары чәчәк аткан, шуларның иң әһәмиятлесе Маҗапаһит. Алтынчы һәм җиденче гасырларда Суматрада һәм Явада күп диңгез патшалыклары Малакка Бугазы суларын контрольдә тотканнар һәм Кытай һәм Һиндстан арасында диңгез сәүдәсе чәчәк аткан. Шул вакытта Һиндстаннан һәм Кытайдан бу патшалыкларга галимнәр килгән һәм әдәби һәм дини текстларны тәрҗемә иткәннәр. Маҗапаһит Үзәк Явада булган, шуннан ул хәзер көнбатыш Индонезиянең зур өлеше белән идарә иткән. Маҗапаһитнең калдыклары утрауның көнбатыш өлешендә Мөселман патшалыклары әһәмияткә ия була башлагач, Балига үзгәргәннәр. Гәрчә Ява 15-енче гасырда һәм соңрак күбесенчә Исламга күчсә дә, Һинду һәм (Һиндуга кадәр) йолалар һәм ышанулар гади Явалылар арасында бар. Бигрәк тә үзәк һәм көнчыгыш Явада "Абанган" яки "номиналь" мөселманнар күп. Бу халык традиция яклы "Явалылар" ортодокс Исламлаштыру элементлары белән бергә яшиләр.

Сакланып калганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә Ява җәмәгатьләре тарафыннан Һинд дине яки Һинду-анимизм кушылмасы тотылган булган, аларның күбесе Маҗапаһит сугышчылары һәм принцларыннан килеп чыккан дип әйтелә. Көнчыгыш Явада Осинглар диннәре Балиныкына охшаш. Тенггерларның күбесе рәсми рәвештә Һинд дине тарафдарлары, әмма аларның диннәрендә Буддачылык элементлары күп, шуларга Һинд дине өчлеге Тримурти Шива, Вишну һәм Брахма белән беррәттән Буддага табыну тора. Бадуи халкының үз диннәре бар, шуңа Һинд дине хасиятләре керә.

Һинд диненә күчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд диненә күчүнең ике якын һәм мәдәни төбәктә өйрәнү кызык, Йогьякарта төбәгендә, анда спорадик Һинд диненә күчүләргә булган, һәм Клатен төбәгендә, монда Явада иң күп Һинд диненә күчкәннәр булган. Бу охшамауның сәбәбе һәр төбәктә Ислам тотуның процентлары төрле булганга күрә дип фараз ителә. Клатенда 1965-1966 елларда массакүләм үтерүләр Йогьякартаныкыннан куркынычрак булганга күрә, Клатенның сәяси ландшафты Йогьякартаныкыннан сәясәтләштерелгәнрәк булган. Клатенда үтерүчеләр күбесенчә төрле нисбәттә Ислам белән идентификацияләгәнгә күрә, бу төбәктә кешеләр Исламга күчмәгәннәр, ә Һинд дине (һәм Христианлык) тарафдарлары булган. Шулай ук саф Яванизм тотканнарның куркуын китереп чыга, практикаларын тотар өчен алар Һинд диненә күчә, гәрчә тулаем бу динне тотмасалар да. Гурунг Лаву һәм Кедирида бу яңа "Һинд дине тарафдарлары"ның күбесе моның мисалы булып тора.[1]

Өлкәләрдә Һинд дине гыйбадәтханәләренең булуы биредәге кешеләрне Һинд диненә янә кушылырга өнди, болар янә Һинд дине табыну урыннары булып игълан ителгән археологик гыйбадәтханәләре ("чанди") булса да, яки яңа төзелгән гыйбадәтханәләр булса да (пура). Прамбананда бөек гыйбадәтханә, мәсьәлән, шулай ук Клатен өлкәсендә. Көнчыгыш Явада әһәмиятле Һинд дине гыйбадәтханәсе булып Пура Мандарагири Сумеру Агунг тора, ул Яваның иң биек тавы Семеру авышлыгында тора. Шулай ук Пура Локада (Кедири янында Менанг авылында) Пура Лока Мокша Җайябайяда Һинду патшасы һәм пәйгамбәр Җайябайя рухи азат булу (мокша)га ия булган урында, һәм Явада соңгы Һинд дине дәүләте Бламбанган патшалыгына караган археологик калдыкларында төзелгән яңа гыйбадәтханә - Пура Агунг Бламбанган тирәсендә массакүләм Һинд диненә күчүләр булган. Башка урын булып Көнчыгыш Явада Пура Пучак Раунг тора, ул Бали әдәбиятында Махариши Маркандейя Балига безнең эраның бишенче гасырында Һинд динен алып килгән урын булып искә алына.

Борынгы Һинд дине урыннары калдыкларын чистарту мисалы Моҗокерто янында Тровуланда бар, бу Маҗапаһит риваять Һинд дине империясенең башкаласы. Биредәге Һинд дине хәрәкәте яңа казып чыгарылган гыйбадәтханә өстеннән контрольне алырга тырыша, алар аны актив Һинд дине гыйбадәт кылу урыны итеп күрәләр. Гыйбадәтханә Гаҗаһ Мадага багышланган, ул кечкенә Маҗапаһит патшалыгын империягә әверелдергән. Гәрчә Көнчыгыш Явада күбрәк Исламизациягә каршы көрәшү тарихы булса да, Һинд дине җәмәгатьләре шулай ук Үзәк Яваны да колачлыйлар - Прамбанан янында Һинд дине һәйкәлләре янында.

Явада Һинд диненең торгызылуы өлешчә Сабдапалон һәм Җайябайя мәшһүр пәйгамбәрлегенә күрә.

Һинд диненә күчкәннәрнең күбесе Sukarno's PNI-ның гаилә әгъзалары булган, һәм хәзер Мегавати Сукарнопутри яклы. Бу "Маҗапаһит дине"нә (Һинд диненә) кайту традиционалист Явалыларның мәдәниятне яклау чарасы итеп күрүчеләр дә бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://thejakartaglobe.beritasatu.com/archive/the-hidden-past-of-indonesias-gunung-lawu/