Ягъкуб Айманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ягъкуб Айманов latin yazuında])
Ягъкуб Айманов
Туган 1891(1891)
Таллыкурган авылында,
Үлгән 2 ноябрь 1937(1937-11-02)
Павлодар
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе, ССРБ ССРБ
Һөнәре укутучы, шагыйрь

Ягъкуб Айманов (1891-1937) - укутычы, шагыйрь. Алма-Ата өлкәсенең Талды-Курган авылында (хәзер - өлкә үәге, шәһәр) туа. Уфада "Галия" мәдрәсәсен тәмамлагач, туган ягында мөгаллимлек итә. Шигырьләр яза, әсәрләре "Кояш" газетасында һәм "Шура" журналында басыла. 1913 елда Уфаның "Шәрекъ" матбугасында "Табигать" исемле шигырь китабы, 1915 елда Семипалатта "Саман" поэмасы басыла. 1930-нче елларда Павлодар шәһәрендә татар мәктәбе мөдире булып эшли [1]. 1937 елда кулга алынып 29 октябрендә атарга хөкем ителә [2] .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар шигърияте. XX гасыр башы. Казан, Мәгариф, 2004
  2. Айманов Якуп (1891) - БД "Жертвы политического террора в СССР"; Книга памяти Павлодарской обл. (Казахстан)