Ягъкуб Хәлили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ягъкуб Хәлили latin yazuında])
Ягъкуб Хәлили
Туган телдә исем Ягъкуб Ибраһим улы Хәлиуллин
Туган 10 декабрь 1877(1877-12-10)
РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе вулысы, Иж-Бубый
Үлгән 15 гыйнвар 1938(1938-01-15) (60 яшь)
ССРБ, РСФСР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре педагог, журналист, нәшир
Балалар кызы Нәзыйха
улы Тәфкил

Ягъкуб Хәлили, Ягъкуб Ибраһим улы Хәлиуллин (1877 елның 10 декабре, РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе вулысы, Иж-Бубый1938 елның 15 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — педагог, журналист, нәшир. Төрки халыклар дөньясында икенче, татар хатын-кызлары өчен беренче хатын-кызлар журналы буларак[1] инкыйлабка кадәр үк нәшер ителгән «Сөембикә» журналының мөхәррире. 1937 елда репрессиягә эләгә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе вулысы (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында туган. Үз авылында 1781 елдан җәдитчә белем бирүче мәдрәсәне тәмамлаган. Әлеге мәдрәсәдә мөгаллим булып торган. Иж-Бубый мәдрәсәсен патша хөкүмәте кушуы белән туздыргач, икенче хатыны Әсманың атасы Заһидулла Шәфигуллин Акъегет авылында ачкан мәдрәсәдә мөгаллим булуы да мәгълүм. Дәреслекләр, уку өчен кулланмалар төзү белән шөгыльләнгән. Унбиш китап һәм татар мәктәпләре өчен «Тәгълим әс-сариф» (1909), «Гыйльме халь» (1910), «Иң яңа әлифба» (1910), «Мәсаил хисап» (1910), «Әнбия тарихы» (1913), «Ислам тарихы» (1917) һ. б. уку китаплары бастырып чыгара. Китаплар бастырып чыгаручы «Юл» ширкәтендә әгъза булып торган. 1913 елларга кадәр ул реакцион муллалар йогынтысында була. Бу турыда Габдулла Тукайның «Хикәя» әсәрендә Кәҗә Ягъкуб буларак телгә алына[2].

1913 елның 27 октябреннән 1918 елның гыйнвар аена кадәр нәшер ителгән иҗтимагый-сәяси һәм әдәби«Сөембикә» журналының нәшире һәм мөхәррире була [3]. 1917 елның 1 мартыннан 1918 елның башына кадәр Казан шәһәрендә татар телендә «Балалар дөньясы» исемле сабыйлар журналы да чыгара. 1918 елның февральапрелендә Болак арты республикасы төзергә йөрүчеләр арасында актив эш алып бара.

«Сөембикә» журналы ябылгач (1918 елның гыйнвар ае), Буага китә, китап кибетендә эшли. Аннары Казанга кайта һәм китапханәче булып урнаша. 1924 елда НЭП заманында бакалея сәүдәсендә милектәш була. 1937 елда кулга алынганчы, Казанда Дегетле тыкрыгындагы 10нчы йортта яши һәм тире әзерләү ширкәтендә («Союззаготкожа») келәтче булып тора. 1930 елда «валюта өчен» дигән гаеп белән кулга алынып, 3 ай төрмәдә утырып чыга.

Сәяси репрессия корбаны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 4 декабрендә кулга алына. 1938 ел башында хөкем карары укыйлар: «...китаплар һәм төрле тауарлар сатып, спекуляция ясау белән мәшгуль булган. 1935 елда даими рәвештә контрреволюцион милли агитация белән шөгыльләнгән. Буржуаз «Сөембикә» журналы искелек яклы реакцион көчләрне эшче сыйныфының революцион хәрәкәтенә каршы мобилизацияләгән»[4]. 1938 елның 6 гыйнварында «өчлек» карары белән Я. Хәлили атарга хөкем ителә. 1938 елның 15 гыйнварында карар үтәлә. Җәсәде Казанның Архангел зиратында. Туганнарына «1945 елда төрмәдә вафат» дип язылган ялган белешмә бирелә, бар тик 1991 елда гына дәүләт куркынычсызлыгы органнарыннан үлгән елы дөрес күрсәтелгән белешмә алына.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Улы Тәфкилнең гаиләсе белән төшкән фотосы.

Әтисе Ибраһим Хәлиулла улы (Ибраһим, үз әтисе яшьли вафат булгач, үги әтисе Мөхәммәд Әмин тәрбиясендә үсә), Уфа губернасы Бөре өязендә сәүдә итә. Әнисе Фаизә Саттар кызы.
Бертуган абыйлары Исмәгыйль (1872-1948), Исхак (Ватандашлар сугышында тифтан вафат). Аның ятим калган 6 баласын Исмәгыйль белән Ягъкуб бүлешеп үзләренә алалар, белемле-һөнәрле итәләр.
Беренче хатыны Әсма, бик яшьли вафат була. Уллары да сабый вакытта вафат.
Икенче хатыны Әсма Заһидулла кызы Шәфигуллина, Акъегет (хәзерге Яшел Үзән районы) авылыннан чыгып, Себердә, Иркутскида дүрт кибет тоткан сәнәгатькәр кызы. Ул иренең фикердәше, эшләрендә иң беренче ярдәмчесе була. «Сөембикә» журналы Әсма Заһидулла кызының бирнә акчасына чыгарыла.

Кызлары Нәзыйха (документлары буенча Нәсига) Садыйкова. Казан финанс институтын тәмамлаган. 1932 елдан ТАССР финанс министрлыгында эшләгән. 48 яшендә саркомадан вафат булган.
Уллары Тәфкил, хәрби радиомөһәндис. Бөек Ватан сугышында катнашкан, АДРда хезмәт иткән. Ленинградта инфаркттан вафат булган. Хатыны Ләйлә, кызлары Гөлнара, Нәзирә, уллары Таһир.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 206нчы бит.
  2. Роза Камалетдинова. Бик булган вә чын йорт хуҗасы икән. «Сөембикә», 2006 ел, № 8-9, 30нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлинә Гыймадова. Ләйсән Юнысова: «Сөембикә» белән үзгәрәм. «Ватаным Татарстан», № 224, 28.12.2013
  2. Габдулла Тукай. Хикәя. Габдулла Тукайга багышланган махсус портал
  3. Закирова Э. «Сөемле бикә булсын дидек». «Сөембикә», 2013 ел, № 12, 18-21нче бит
  4. Татарстан Республикасы буенча РФ УФСБ архивы, 2 — 6900 эш, 16нчы бит