Әдрән диңгез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдрән диңгез latin yazuında])
(Ядрән диңгез битеннән юнәлтелде)
Әдрән диңгез
Әдрән диңгезнең иярченнән күренеше
Урнашу Аппенин ярымутравы белән Балкан ярымутравы арасында
Мәйдан 144 мең км2
Иң зур тирәнлек 1000 м
Уртача тирәнлек 444 м
Коючы елгалар Рено, По, Крка һ.б.

Әдрән диңгезУрта диңгезнең бер өлеше, Апеннин һәм Балкан ярымутраулары арасында урнашкан. Италияның (1000 кмдан артык), Словенияның (47 км), Хорватияның (1777 км), Босния һәм Герцеговинаның (20 км), Черногорияның (200 км), Албанияның (472 км) ярларын юа.

Көньягында Отранто бугазы ярдәмендә Ионик диңгез белән кушыла.

Иң эре яр буе утраулары – Крк (408 км²), Брач (396 км²), Црес (336 км²), Хвар (299 км²), Паг (287 км²) һәм Корчула (276 км²).

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка телләрдә диңгезнең атамалары: (итал. mare Adriatico, слов. Jadransko morje, хорв. һәм босн. Jadransko more, алб. Deti Adriatik, лат. mare Hadriaticum). Диңгезнең атамасы борынгыдан ук билгеле. Этруск колониясе Адриядан килеп чыккан атама башта диңгезнең төньягына карата гына кулланылган, соңрак, көньякта урнашкан Сиракузлар грек колониясенең әһәмияте арту белән, бөтен диңгез шулай атала башлаган (Геродот буенча).

Төп портлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]