Яз
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Яз - елның дүрт фасылыннан берсе. Кыш һәм җәй арасында.
Сынамышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
- Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
- Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
- Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
- Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
- Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.