Язучы кул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Язучы кул latin yazuında])
Кнауссның "язучы кулы"

Язучы кулФридрих фон Кнаусс тарафыннан 1764 елда ясалган механик автоматон.[1][2] Сәгать механизмы кулны хәрәкәтләндерә һәм кул каләмне кара савытына мана һәм кечкенә карточкада "Huic Domui Deus / Nec metas rerum / Nec tempora ponat" гыйбарәтен яза, ягъни ("Ходай бу йортка ахырлар яки соңгы сроклар куймасын").[3] Механизмның көмеш капланышында "Pro patria" сүзләре.

Бу корал фон Кнаусс тарафыннан шул вакытта Тосканада хөкем иткән Лоррейннар Йортына багышланган булган.

Объект Флоренциядә Галилео Музеенда 10-ынчы бүлмәдә урнашкан (3195-енче номерлы инвентарь).[4] Ул бакырдан һәм көмештән ясалган һәм үлчәмнәре 680мм x 1000мм.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Istituto e Museo di storia della scienza (Firenze) (1991). Mara Miniati. ed. Museo di storia della scienza: catalogo. Firenze: Giunti. ISBN 88-09-20036-5. 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]