Язу системасы
Язу системасы | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | графемика[d] |
---|---|
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
![]() |
Язу системасы — ул теге яки бу мәгълүматне формальләштерү, саклау, вакыт сыйфаты бирү һәм тапшыру өчен кулланылган тамгалар системасы.
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Язу — төрле телләр яшәп килүнең бер формасы. Авазларның чак кына да аермаларын күрсәтә торган тамгалар - графемалар дип атала.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Язу барлыкка килгәнче кешеләр төрле әйбер җибәрү юлы белән мәгълүмат тапшырырга тырышканнар. Мәсәлән, вампум (ирокезларның төрле кабырчыклар ярдәмендә тапшырылган мәгълүмате); кипу (перу язмасы - җептәге төеннәр һәм төсләр белән хәбәр белдерү). Финикия язуында сузык авазлар булмаган. Греклар бу авазлар өчен хәрефләр уйлап таба һәм язма тагын да уңайлырак төс ала. Әлифба язуы уңайлы булуы белән дөнья йөзендә киң таралып китә.
Татарларда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Реформатский А. А. Введение в языковедение, М.: Аспект Пресс, 2006. — с.352 — 353