Яков Ухсай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яков Ухсай latin yazuında])
Яков Ухсай
Файл:Uhsay ya g.jpg
Туган 26 ноябрь 1911(1911-11-26)
Слакбаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 7 июль 1986(1986-07-07) (74 яшь)
Чабаксар, Чуаш АССР, РСФСР, ССРБ
Милләт чуаш
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы, драматург, прозачы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Горький исемендәге РСФСР дәүләт премиясе — 1972

Ленин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены — 1985II дәрәҗә Ватан сугышы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Я́ков Гаври́л улы Ухса́й (чын фамилиясе Ники́форов, чуаш. Ухсай (Никифоров) Яков Гаврилович) — чуаш халык шагыйре, драматург, «Тӑван Атӑл» («Туган Идел») журналының баш мөхәррире.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елның 26 ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Слакбаш авылында туган (хәзерге Башкортостанның Бәләбәй районы).

Башлангыч белемне Бишбүләк крестьян яшьләре мәктәбендә алган. Уку вактытында әдәбият белән шөгыльләнә башланган, аның шигыйрьләре «Колхоз хезмәте» гәҗитендә басылганнар.[1] 1930-1933 елларда Мәскәү университетының әдәбият факультетында укыган, анда ул Муса Җәлил белән якын таныша. Күп еллар Ухсай Мәскәүдә басылган «Коммунар» чуаш гәҗитенең мөхәррире булып эшләгән, БАССР ХКС каршындагы Мәҗит Гафури ис. тел, әдәбият һәм тарих милли-тикшеренү институтының хезмәткәре булып торган, Батыр һәм Сембер педагогик укуханәләрендә чуаш телен укыткан.

«Тӑван Атӑл» журналының баш мөхәррире булып эшләгән.

1986 елның 7 июлендә Чабаксар шәһәрендә вафат булган.

Төп әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кĕлпук мучи» (Келбук бабай)
  • «Ача чухнехи çăлтăр» (Балачагым йолдызы)
  • «Хура тăпра» (Кара туфрак)
  • «Салтак» (Сугышчы)

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чабаксарда Ухсай исемен йөртүче урам һәм мәдәният сарае бар, Слакбаш авыланда Ухсай музей-йорты ачылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-19, retrieved 2014-09-01