Яков Шамов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яков Шамов latin yazuında])
Яков Шамов
Туган телдә исем Яков Филипп улы Шамов
Туган 1833(1833)
Нократ губернасы, Орлов
Үлгән 30 ноябрь 1907(1907-11-30)
Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Җефет Агриппина Хрисанф кызы Фомина

Яков Шамов, Яков Филипп улы Шамов (рус. Шамов Яков Филиппович, 1833 ел, Нократ губернасы, Орлов1907 елның 30 ноябре, Казан) — Казан сәүдәгәре, миллионер, иске йолалык дине тарафдары (старовер), Казанның икмәк белән сәүдә итүче иң эре эшмәкәре. Казан тарихында Шамов хастаханәсен төзетүче буларак билгеле.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамов хастаханәсе

1833 елда (вариант: 1839 елда[1]) Нократ губернасы (хәзерге Киров өлкәсе) Орлов шәһәрендә иске йолалык динен тотучы ярлы гаиләдә туган. 1863 елда Казанда шулай ук иске йолалык дине тарафдары булган сәүдәгәр Хрисанф Фоминга хезмәткә урнаша. Ун ел приказчик булып хезмәт иткәч, өченче гилдия сәүдәгәре була. 1871 елның 19 ноябрендә 33 яшендә икенче гилдия сәүдәгәре булырга гариза яза. 1873 елда элекке хуҗасының кызы 28 яшьлек Аграфена (Агриппина) Хрисанф кызы Фоминага өйләнә. Балалары булмый. Фоминнар аркылы Казанның Оконишниковлар, Сапиковлар, Шашабриннар, Плотниковлар, Пьяновлар, Хворовлар, Романовлар, Савиновлар, Губиннар, Тарасов-Родионовлар, Грачевлар кебек билгеле сәүдәгәр гаиләләре белән туганлаша.

1877 елдан 1нче гилдия сәүдәгәре.

Мөстәкыйль эшен Икмәк базарындагы кибетендә ваклап он һәм ярма сатудан башлый. XX гасыр башында Казандагы он сату буенча эре сәүдә фирмасы хуҗасына әверелә. Казансу елгасындагы су тегермәнен арендага ала.

1881 елдан Казан биржа комитеты өлкәне, 1879 елдан Казан шәһәр думасы гласные. Шамов хастаханәсен төзү эшенә һәм тулысынча җиһазлауга үзе исән чакта 200 мең сум акча бүлә. Казан коммерция укуханәсенең яңа бинасын (Казан ветеринария институты) төзүгә 5 мең сум бирә. Васыятьнамәсендә Казандагы телсез-чукрак балаларга, ярлы һәм авыру балаларга, үзе попечителе булып торган Александров хастаханәсенә һ.б. 95 500 сум акча калдыра.

Шамовлар элекке Вознесенская (хәзерге Островский) урамында үзләренең ике катлы кирпеч йортларында яши. Октябрь инкыйлабыннан соң Шамовларның барлык мөлкәте яңа закимият файдасына тартып алына, Я.Х. Шамовага үзенең йортындагы чарлактагы бүлмә генә калдырыла.

Шамовлар йорты (Островский ур.)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Истәлек тактаташы ачылу тантанасыннан фотосурәтләр.

2018 елның 18 гыйнварында Казанда «Я. Ф. Шамов йорты» (Островский урамы, 25) фасадында истәлек тактаташы ачылды. Тактаташның авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Л. Сергеева. Яков Филиппович Шамов. Китапта: Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.
  2. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]