Яков Юзефович
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия империясе |
Хезмәт итүе | Россия империясе |
Туу датасы | 23 март 1872 |
Туу урыны | Великая Лапеница[d], Волковыск өязе[d], Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе |
Үлем датасы | 5 июль 1929 (57 яшь) |
Үлем урыны | Ваукавыск, Белосток воеводалыгы[d], Польша Җөмһүрияте (1918—1939) |
Җирләнгән урыны | Ваукавыск |
Һөнәр төре | хәрби хезмәткәр |
Әлма-матер | Полоцк кәдитлар курпысы[d], Михаил артиллерия укуханәсе[d] һәм Генераль штаб академиясе[d] |
Хәрби дәрәҗә | генерал-лейтенант |
Сугыш | Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы |
Гаскәр төре | кавалерия[d] |
Бүләкләр |
Яков Давыд ул Юзефо́вич (12.03.1872, Великая Лапеница, Волковыск өязе, Гродно губернасы — 5 июль 1929, Волковыск, Польша) — липка татарларыннан[1] булган Россия империясе генерал-лейтенанты (1917).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яков Юзефович Гродно губернасы татар морзалары нәселеннән. Бүгенге Белоруссия территориясенә караган, Гродно губернасы Волковыск өязе Великая Лапеница авылында генерал-майор Давыд Давыд улы Юзефович гаиләсендә туган. Генерал-майор Давыд Амурат улы Юзефовичның оныгы.[2]. Мөселман.
Полоцк кадет корпусын (1890), Михайловск артиллерия училищесын (1893) и Генераль штабы Николаев академиясен (1899) тәмамлый .
Рус-япон сугышында штаб-офицер буларак катнашкан. 1905 елның 8 декабреннән Варшава хәрби округы штаб-офицеры. 1910 елның 24 ноябреннән Россия империясе Генерал штабы идарәсенең бүлек башлыгы була. 1913 елның 17 апреленнән начальник ярдәмчесе.
Беренче бөтендөнья сугышында Югары башкомандующий каршындагы генерал булган, 1915 елдан генерал-майор. Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән.
1916 елдан — 2-нче кавалерия корпусы штабы начальнигы . 1917 елдан — генерал-квартирмейстер, соңрак — Югары башкомандующий каршындагы 1нче генерал-квартирмейстер . 1917 елның 1 сентябреннән - генерал-лейтенант.
1918 елның җәенәән ватандашлар сугышында Кызы Армиягә каршы көрәштә Петр Врангель ягындагы җитәкчеләрнең берсе була. Врангель Кырымда рус армиясен җитәкләгән чорда Рус армиясе генерал-инспекторы булып тора. 1920 елның сентябрендә Франциягә күченә. Соңрак Алманиядә, Эстониядә яши. Башта Тарту шәһәрендә үлгән дип саналса, 2015 елда Белоруссияның Волковыск шәһәрендә кабере табыла.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- K. A. Zalesskij, I mirowaja wojna. Prawitieli i wojennaczalniki. wyd. WECZE Moskwa 2000.
- Залесский К.А. Кто был кто в первой мировой войне. Биографический энциклопедический словарь. М., 2003
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 март көнне туганнар
- 1872 елда туганнар
- Россия империясендә туганнар
- 5 июль көнне вафатлар
- 1929 елда вафатлар
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары
- IV дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары
- Изге Анна ордены кавалерлары
- Изге Станислав ордены кавалерлары
- Изге Владимир ордены кавалерлары
- Генерал-лейтенантлар
- Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Шәхесләр:Липка татарлары
- Татар хәрбиләре
- Рус-япон сугышында катнашучылар
- Русия хәрбиләре
- Генераллар
- Шәхесләр:Кырым
- Русия ватандашлар сугышында катнашучылар