Яктылык рефлексы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яктылык рефлексы latin yazuında])
Яктылык рефлексы

Яктылык рефлексы яки бәбәк рефлексы челтәркатлау фоторецепторлары белән башкарыла һәм дүрт нейроннар тора (рәс. 21.17).

1.    Беренче нейрон(сизгер) һәр күзнең челтәркатлавын урта мидәге өске калкулыклар дәрәҗәсендә ике претекталь төш белән тоташтыра. Челтәркатлауның борын ягыннан импульслар хиазмада кисешкән җепселләр белән үткәрелә, күрү трактының кире ягы буенча бара һәм контралатераль претекталь төшләрдә тәмамлана. Челтәркатлауның чигә ягыннан импульслар кисешмәгән җепселләр белән (ипсилатераль күрү тракты) үткәрелә, ипсилатераль претекталь төшләрдә тәмамлана.

2.     Икенче нейрон (куелган) һәр претекталь төшне ике Вестфаль-Эдингер төше белән тоташтыра. Шулай итеп, яктылык этәргече бер яктан ике яклы тәңгәл бәбәк кысылуына китерә. Нейросифилис һәм пинеаломада куелган нейрон зарарлануы яктылыкка һәм якын аралыкка рефлекслар диссоциациясенә китерә.

3.     Өченче нейрон (преганглионар хәрәкәт) Вестфаль-Эдингер төшләрен керфексыман төен белән тоташтыра. Парасимпатик җепселләр күз йөртүче нерв эчендә үтеп, аның аскы тармагына керәләр һәм аскы кыек мускулны инервацияләгән нерв эчендә керфексыман төенгә җитәләр.

4.     Дүртенче нейрон (постганглионар хәрәкәт) керфексыман төенне калдырып, кыска керфексыман нервлар эчендә бара һәм бәбәк сфинктерын иннервацияли. Керфексыман төен мускуллы бүрәнкәдә, күз алмасы артында ук урнаша. Керфексыман төен аша төрле нерв җепселләре узуга карамастан, парасимпатик җепселләр генә анда синапслар ясый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.