Яктыртучанлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яктыртучанлык latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
NGC 4945 галактика үзәгенең гаять зур яктыртучанлыгы

Яктыртучанлык яки яктырту сәләтефизикада, астрономиядә кулланыла торган төшенчә.

Фотометрик яктыртучанлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотометрик яктыртучанлык — берәмлекле мәйданнан таратыла торган нурланышның яктылык агымы. Кечкенә мәйданнан таратылган яктылык агымы бу мәйданга чагыштырмасына тигез:

,

биредә: dS - мәйданыннан таратыла торган dΦv — яктылык агымы.

СИ үлчәү системасында яктыртучанлык люмен/м² белән үлчәнә.

Энергетик яктыртучанлык — фотометрик яктыртучанлыкка охшаш төшенчә, тик яктылык агымы урынында нурланыш агымы кулланыла, аның үлчәү берәмлеге - Вт/м².

Күк җисеме яктыртучанлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күк җисеме яктыртучанлыгы (астрономия) — астрономик объект (планета, йолдыз, галактика һ.б.) тарафыннан вакыт берәмлегендә таратыла торган бар энергия. СИ үлчәү системасында - Вт, СГСта - эрс/с белән үлчәнә, яки Кояш яктыртучанлыгы белән үлчәнә = 3,86×1033 эрг/с .

Яктыртучанлык объектка кадәрге аралыкка бәйсез, тик күренүчән йолдызча зурлык аңа бәйле. Яктыртучанлык - йолдызлар сыйфатларының иң мөһиме була, ул спектр-яктыртучанлык (Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы), масса-яктыртучанлык диаграммасында төрле йолдызларны чагыштыру мөмкинлеген бирә.

Йолдызның яктыртучанлыгы формула буенча исәпләнә:

биредә R — йолдызның радиусы, T — аның өслеге температурасы, σСтефан-Больцман даимие.

Йолдызларның яктыртучанлыгы температурасына бәйлелеге - Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы. Y күчәре - йолдызның яктыртучанлыгы, X күчәре - йолдызның температурасы

Тизләткеч яктыртучанлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тизләткеч яктыртучанлыгы - элементар кисәкчекләр физикасында кисәкчекләрнең ике бәйләме бәрелешләр интенсивлыгын тасвирлаучы зурлык, тизләткечнең параметры. Шул яктыртучанлык L см−2·с−1 белән үлчәнә.

Реакциянең кисеме яктыртучанлыкка тапкырчыгышы коллайдерында процессның узу ешлыгын күрсәтә:

Башта Зур адрон коллайдерында яктыртучалык 1029 кисәкчек/см²·с тәшкил итте.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]