Якубия мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якубия мәдрәсәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Якубия» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Унынчы мәчет мәдрәсәсе,
Тәбәнәк мәчет мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1808 ел1918 ел
Адрес Казан, М. Гафури урамы, 67

Казанның «Якубия» мәдрәсәсе (Унынчы мәчет мәдрәсәсе, Тәбәнәк мәчет мәдрәсәсе, Тәбәнәк Бохара мәчете мәдрәсәсе) — Казанда 1808 елда төзелгән Тәбәнәк мәчет мәхәлләсендә оештырылган дини уку йорты (мәдрәсә). 1890 елдан җәдит мәдрәсәсе. Мәчет Зөбәйдә Муса кызы Апанаева (Якубова)ның мирас акчасына салынганлыктан, мәдрәсә дә аның истәлегенә «Якубия» дип аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Унынчы мәчете (Тәбәнәк мәчет, Тәбәнәк Бохара мәчете) 1808 елда Казанның нәселдән күчүче шәрәфле (фәхри) ватандашы 1нче гильдия сәүдәгәре Муса Исмәгыйль улы Апанаев (1761-1826) тарафыннан вафат булган кызы Зөбәйдә Апанаева (Якубова) истәлегенә аның мирас өлеше булган акчага төзелгән[1]. Мәчет мәхәлләсенә Кече Сембер (хәзерге Мәҗит Гафури урамы һәм аның янәшәсендәге тыкрыклар кергән. XX гасыр башына мәхәлләдә 127 хуҗалыкта 486 мөселман ир-ат яшәве мәгълүм.

Шиһабетдин Мәрҗани мәчетнең беренче имамы дип Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Әлдермеш авылында туган Хәмит Мортазинны атый. Х. Мортазин - 1552 елдан соң беренче мәртәбә Казанда мөселманнар өчен дини уку йорты ачарга кирәклеге мәсьәләсен күтәргән шәхес. Әтисеннән соң, 1832 елга кадәр, мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып улы Мөхәммәт Хәмит улы Мортазин хезмәт итә. 1879 елда имам Габделгани Шаһиәхмәт улы Иманкуловны Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Кайбыч районы) Олы Урсак авылында туган Габделкаюм Габделбәдигов алыштыра. 1863-1879 елларда Казан өязе (хәзерге Арча районы) Зур Бирәзә авылы мәчете имамы булып хезмәт иткән Г. Габделбәдигов Казанда да алдынгы карашлы рухани буларак таныла. 1890 елда Мөхәммәтҗан Галиевның үзенә ярдәмче итеп билгеләнгән өченче улы Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев белән (1862-1932) мәдрәсәдә җәдиди укыту ысуллары урнаштыра. С.М. Галиев — җәдитчелекнең күренекле вәкиле, берничә дәреслек һәм ислам дине буенча китаплар авторы. 1908 елда абыйсы Галимҗан Галиев (Баруди) (1857-1921) белән унынчы (Тәбәнәк) мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсендә җәдит мәдрәсәләре мөгаллимнәре өчен курслар оештырган өчен, Вологда губернасына сөрелә.

1907 елның 24 маенда вафат булган әтисе урынына мәчет имамы һәм мөдәррис булып калган Габдулла Бәдигов (Мөхәммәтгабдулла Габделкаюм улы Габделбәдигов, 1883 -?) «Якубия» мәдрәсәсенә әтисе Г. Габделбәдигов белән С.М. Галиев керткән барлык яңалыкны саклап кала. Мәдрәсә Казанның эре уку йортларыннан санала: 1910 елда биредә 90 шәкерт укый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). К., ТКН, 1989. ISBN 5-298-0009-6 376 бит.