Эчтәлеккә күчү

Якутск Преображение кафедраль соборы

62°01′26″ т. к. 129°44′12″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якутск Преображение кафедраль соборы latin yazuında])
Якутск Преображение кафедраль соборы
Рәсем
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Якутск
Епархия Якутская епархия[d]
Карта
 Якутск Преображение кафедраль соборы Викиҗыентыкта

Якутск шәһәре Преображение кафедраль соборы — ашханәсе (трапезная) һәм чатырлы кыңгыраулыгы булган, кирпечтән салынган биш гөмбәзле гыйбадәтханә, ул Якутск шәһәрендә бүгенге көнгәчә сакланып калган иң өлкән чиркәүләрнең берсе булып тора.

Чиркәү төзелеше 18 26 елда 1 нче гильдия сәүдәгәре Михаил Соловьев иганә иткән акчаларга башланып китә. Төзелеш аның уллары Алексей һәм Максим тарафыннан 1846 елда тәмамлана, һәм шул ук елда чиркәү изгеләндерелә. 1868 елда монахлыкка кабул ителгәннән соң, берникадәр вакыт чиркәүнең баш рухание булып епископ Дионисий тора. Ул Якут тел белеме (грамматикасы) нигезләрен салучыларның берсе булып, шулай ук изге текстларны якут теленә тәрҗемә итүе белән билгеле. Кайбер гыйбадәтләр якут телендә алып барыла, бу исә җирле халыкны монда тагын да күбрәк җәлеп итә.

1930 нче елларда чиркәү дингә каршы политика кысаларында ябыла һәм хурлана (хурлыкка калдырыла). Ябылганнан соң, элеккеге чиркәү бинасында төрле оешмалар урнаша, аларның иң соңгысы китапханә була.

1993 елда Якутск епархиясе ачылганнан соң, гыйбадәтханәне торгызу мөмкинлеге туа. Чираттагы елда гыйбадәтханә епархиягә тапшырыла һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән аны әкренләп торгызу башлана. 2001 елда гыйбадәтханә кабат изгеләндерелә. 2005 елда чиркәүгә епископ кафедрасы күчерелә һәм ул собор чиркәве (кафедраль собор) булып китә[1][2][3].

Чиркәү Якутск шәһәре территориясендә, Киров урамында урнашкан. Гыйбадәтханәдән ерак түгел Гражданнар сугышы елларында Советлар хакимияте өчен көрәштә һәлак булган 30 көрәшченең туганнар каберлеге бар.

  1. ↑ Преображенская церковь города Якутска (ru). sachaja.livejournal.com. 2025-10-12 тикшерелгән.
  2. ↑ Преображенский собор. Церковь с необычной росписью (ru). Историческийбагаж.рф. 2025-10-12 тикшерелгән.
  3. ↑ Якутск, Кафедральный собор Преображения Господня (ru). Соборы.ру. 2025-10-12 тикшерелгән.