Якутск җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якутск җәмигъ мәчете latin yazuında])


Мәчет
Якутск җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр Якутия,
Якутск, Пирогов ур., 4
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төзелеш еллары 1995 ел2005 ел
Төп даталар:
1996 ел – төзелеш башлану
2005 ел – ачылу
2012 ел – киңәйтү эшләре
Халәте гамәлдә

Якутск җәмигъ мәчетеЯкутиянең башкаласы Якутск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Дөньяда иң төньякта урнашкан мәчетләрнең берсе[1]. Якутия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (Якутия мөфтияте) карамагында.

Тышкы рәсемнәр
Мәчеттә һәм урамда намаздан фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Якутиядә ислам
Мәчет 2015 елга кадәр

Якутиядәге беренче мөселманнарказак отрядларында тылмачлар (тәрҗемәчеләр) булып хезмәт иткән татарлар һәм башкортлар ― XVII гасырның II яртысында Мәскәү хакимиятенең Ауразиянең көнчыгыш киңлекләрен колонизацияләве вакытында килгән.

Республика милли архивында инкыйлабка кадәр мөселманнар турында түбәндәге документлар саклана:

  • 1896 елның 30 ноябрендә Якутскида сөргендә яшәүче Хамфетдин Кәлимулла Еникиевның аңа «мулла» исемен бирү турында үтенече
  • Якутск полицмейстеры Н. Березкинның 1904 елның 13 ноябрендәге 692нче санлы рапорты («Якутск шәһәре указной мулласы Галимҗан Янгуразовның дини-әхлакый әңгәмәләр һәм кирәкле гыйбадәтләр һәм йолалар башкару өчен җирле төрмәгә атнага бер тапкыр барырга теләве турында)»
  • 1911 елның ноябрендә Олёкминск мөселманнары ышанычлысы, дворян Ибраһим Хәлилрахман Еникиевның Олекминскига указной мулла билгеләү турында Ырынбур Диния нәзарәтенә җибәрелгән үтенечне хуплау турында Якутск губернаторы адресына язылган мөрәҗәгате

Туган якны өйрәнүчеләр мәгълүматларына караганда, патша Россиясе Эчке эшләр министрлыгының Дини эшләр департаментына губерна канцеляриясеннән тапшырылган статистик мәгълүматлар буенча, 1913 елда Якутиядә 1172 мөселман: татарлар, башкортлар, кыргызлар (казакълар) яшәгән. Ике шәһәрдә – Якутск һәм Олекминскида мөселманнарның гыйбадәт йортлары һәм рус-татар мәктәпләре эшләгән.

1914 елда Якутск мөселманнарына Россия империясе Эчке эшләр министры рөхсәте белән мәчет төзү өчен җир бирелә, иганәләр җыю башлана, әмма илдә барган вакыйгалар, Беренче бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, репрессияләр беренче мәчет барлыкка килүне йөз еллар дәвамында диярлек тоткарлыйлар[1].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-еллар башында, Якутскиның Вайнах җәмгыяте шәхси йортта гыйбадәт бүлмәсе оештыра. 1995 елда имам Муса Сагов җитәкчелегендәге мөселманнар Якутскиның үзәгендә, Пирогов урамында җәмигъ мәчетен төзүгә керешәләр. 1996 елда мәчетнең беренче нигез ташы салына. Ун ел буенча иганә хисабына төзелеш алып барыла. Якутск шәһәре мөселман җәмгыятенең беренче рәисе (1995 елдан) – Абдул-Хәлим Магомед улы Аушев (1937 елда Чечен-Ингуш АССРда туган) мәчет төзелешенә зур өлеш керткән. Мәчеткә аның исемен бирү идеясе бар[2].

Мәчет «Сахапроект» ААҖ институты проекты буенча, дин тотучылар акчаларына, «Мамоша» ҖЧҖ (директоры Идрис Тангиев), «Хас+М» ҖЧҖ (директоры Исса Дзауров) финанс ярдәме белән төзелеп бетә [2].

Якутск Җәмигъ мәчете 2000 елда тп эшләр тәмамлану белән эшли башлый, тантаналы ачылыш 2005 елның 23 сентябрендә уздырыла [3]. Тантаналы ачылышта республика һәм шәһәр хакимиятләренең югары түрәләре, Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Арслан Садриев, Олимпия чемпионы Павел Пинигин, гуманитар фәннәр академигы Агамали Мамедов, милли диаспоралар («Якташ» татар-башкорт мәдәни үзәге, «Алатау» казакъ иҗтимагый оешмасы, Үзбәкстанда туып-үскәннәрнең «Ватан» якташлар җәмгыяте, «Сомониен» таҗик җәмгыяте, «Ингуш җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы, Якутск кыргызларының ирекле иҗтимагый оешмасы) лидерлары катнаша[2].

Мәхәллә кешеләренең якынча саны 1000нән артык. Дин тотучылар саны кимеми, киресенчә, арта. Бәйрәм көннәрендә мәчеткә 10 меңнән 15 меңгә кадәр кеше җыела [2].

Мөселманнар күбәю сәбәпле, 2010 елга мәчеттә тыгыз була башлый. Кыш көне салкын көннәрдә дә кешеләр урамда басып, дога кыла. Мәчетне зурайтырга рөхсәт алына. 2015-2016 елларда мәчетнең икенче чираты файдалануга тапшырыла. Мәчетнең баштагы фирүзә төсе бизәктә табигый таш куллану сәбәпле якты-көрән төскә үзгәрә.

2019 елның язында кыргызлар белән титуллы шәһәр халкы аркасында килеп чыккан низагтан соң[4], мәчетне шәһәр үзәгеннән шәһәр читенә күчерү таләбе куела.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет һәм 2016 елда төзелгән өстәмә бина ике манаралы һәм дүрт гөмбәзле бердәм мәчет пространствосын тәшкил итә. Мәчет ике катлы. Комплекс шулай ук хуҗалык корылмаларын үз эченә ала. Мәчетнең үзенчәлеге – Якутскидагы башка биналар кебек үк, нигезе юк, субайларга салынган, чөнки мәчет астындагы җир мәңгелек туңлыкка китә[2].

Мәчет каршында балаларны Ислам дине нигезләренә өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе булдырылган. Хәзерге вакытта мәчет янында ике катлы Ислам мәдәни үзәге бинасы төзелә[5].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең имам-хатибы – Муса Бексултанович Сагов (1962 елда Чечен-Ингуш АССРда туган, ингуш). 2017 елга кадәр Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Якутск казыяты идарәсе рәисе[6], 2017 елдан – үзәкләштерелгән дини оешма Якутия Республикасы – Саха мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 В Якутске открывается самая северная мечеть в России.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Ислам на «вечной мерзлоте». Как живут мусульмане Якутии. IslamNews, 19.09.2021(рус.)
  3. Соборная мечеть Якутска. «Ислам в Сибири» официальный сайт Единого духовного управления мусульман Красноярского края (ЕДУМКК)(рус.)
  4. Юрий Васильев. Кто и как «изгонял» киргизов из Якутии. ВЗГЛЯД, 5.04.2019(рус.)
  5. Калиль Кабдулвахитов. Республика Саха(Якутия)
  6. Сагов Муса Бексултанович. dumrf.ru(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]