Эчтәлеккә күчү

Ялгызкаен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялгызкаен latin yazuında])
Ялгызкаен
Халык саны 994 (2002, Җанисәп), 1027 (2009, Җанисәп), 888 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 53°46'39"тн, 56°18'2"кнч
Почта индексы 453073 Edit this on Wikidata
Карта

Ялгызкаен (рус. Янгискаин) — Башкортстанның Гафури районында урнашкан татар авылы. авыл советы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 1027 кешенең яшәве мәгълүм, 454 йорт бар.[1] Җигән елгасы буенда урнашкан. Октябрь инкыйлабына кадәр Кармыш вулысы үзәге.

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2009[1] 2010[2]
994 1027 888

Авыл халкы татар теленең тепекәй сөйләшендә сөйләшә. 1989 елда, 2002дә татар буларак язылганнар (33% — «башкортлар»). 2011 елда 14 бала дөньяга беренче аваз салган.

Танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

250 урынлык мәдәният йорты, башка социаль объектлар, дистәгә якын кибет эшли.

Авылда урта мәктәп эшли. 2009 елда «Ел мәктәбе» исеменә лаек булган. 2011-12 уку елында 135 бала укый. 2011 елда мәктәп 100 еллыгын үткәрде.[4]

2024 уку елында Ялгызкаен мәктәбендә 152 укучыны 24 педагог укыткан.[5]

Җитештерү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин ис. күмәк хуҗалык: яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Ул — районда калган бердәнбер күмәк хуҗалык. Авыл халкын эш белән шулай ук Чулпан, Зенит хуҗалыклары, шифаханә, мәктәп, бакча, почта, 7 шәхси эшмәкәр, ирекле янгын сүндерү ноктасы тәэмин итә. Шәхси эшмәкәрләр кондитер эшләнмәләре пешерү цехы, балык үрчетү белән шөгыльләнә. Өч шәхси пекарня эшли.

Шәхси хуҗалыкларда 570 тирәсе сыер малы һәм 280 вак мал, 30 баш ат асрала. Авыл җирлеге җирсезлектән интегә. Күмхуҗ азык культураларын үстерү өчен җирне күрше авылдан арендага ала. Шулай ук Морак авыл советыннан, Котлыгуҗадан арендалыйлар.[6]

  1. 1,0 1,1 1,2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  2. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-10 
  3. http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=1048
  4. «Кызыл Таң», 2011 ел, 11 ноябрь саны(үле сылтама)
  5. 2024 уку елында Хезмәт тәрбиясе җимеше бу!
  6. Ялгызкаен, Ялгызнарат - халкы яши алга карап(үле сылтама)