Ялгызнарат (Тәтешле районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялгызнарат (Тәтешле районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ялгыз Нарат
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Тәтешле районы
Координатлар 56°8'20"N, 55°44'38"E
Халык саны 462 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 452845
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 250 865 001
ОКТМО коды 80 650 465 101

Ялгызнарат, Хәмит (баш. Яңғыҙнарат) - Тәтешле районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 462 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Почта индексы — 452845, ОКАТО коды — 80250865001.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, элемтә бүлекчәсе, дүрт сәүдә ноктасы эшли. Ялгызнарат авыл биләмәсе хакимияте һәм кооператив үзәге дә шушында урнашкан. Халык, нигездә, “Урожай” кооперативында эшли. Берничә кеше вахта ысулы белән эшли. Авылда күп балалы алты гаилә бар, аларның икесендә бишәр бала үсә.[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өфәдән 154 километр алыс [3]. Административ территориаль телү [4] буенча Тәтешле муниципаль районына керә.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның барлыкка килүе 1773-1775 еллардагы Емельян Пугачёв күтәргән Крестьяннар сугышы белән бәйле. Татар-башкорт дөньясында танылган мәгърифәтче Гали Чокрыйның картәтисе баш старшина Шәриф Киековның улы Хәмит нигез салган аңа. Әле дә монда яшәүчеләрнең күпчелеге шушы нәсел-ыру вәкилләре. Шуңа бу авылны халык телендә Хәмит авылы дип йөртәләр. Ә. Әсфәндияровның “Башкортстан авыллары тарихы” китабының бишенче томы белән таныш кешеләр Шәрифнең андый исемле улы булмаган диюләре мөмкин, чөнки анда Абдулла, Бикташ, Нигъмәтулла гына искә алына. Чынлыкта исә Шәрифнең тагын Йосып һәм Хәмит исемле уллары була. Гали Чокрый музее хезмәткәре Бәхтегәрәй Әрмәншин тапкан документларда һәм Салават Таймасовның “Старшины в пугачёвском восстании” китабында Хәмит 1775 елда прапорщик чинында булган дип язылган. Шулай ук әтисе белән патша ягында булган Йосыфны баш күтәрүчеләр асып үтергән дигән хәбәр дә бар.

Хәмит Шәриф улы Киеков баш күтәрүчеләр ягында булган булса кирәк. Ул эзәрлекләүләрдән качып иптәшләре белән шушы якка килә һәм 1775 елның язында балыкка бай Тибел елгасы буенда урнаша. Хәмит берничә чишмә булган урынны сайлый. Монда зур, матур яланнар да була. Аларны көтүлек, печәнлек һәм сөренте җирләр итеп файдаланалар. Аю, бүре, төлке, куяннарга һәм башка җәнлекләргә бай калын урманнар, яңа урынга килүчеләрне чит-ят күзләрдән яшерә. 1795 елга кадәр бу урын Иске Чокыр авылыннан чыккан “выселок” булып исәпләнә. 1783 елгы дүртенче һәм 1795 елгы бишенче ревизияләр арасында ул үзаллы авылга әверелә һәм соңгысында Ялгызнарат исеме белән теркәлә. Бу вакытка монда 11 хуҗалыкта 67 кеше яши. Авылга 1775 елда нигез салынганын исбатлаучы тагын бер документ сакланган. Хәмит Киеков Өфә сәүдәгәре Подьячевтан ике елга кредитка 300 сумлык төрле товар алган.

Авылга исем бирүче агачның да тарихы бар. Тау астында зур, биек ялгыз нарат үскән. Аның кәүсәсе дүрт кеше колачы юанлыгында булган. Нарат авылның символы һәм табигый һәйкәл булып бик озак еллар торган, әмма 1928 елда аны яшен суккан.

Егерменче гасыр башындагы утлы еллар Ялгызнаратны да урап узмаган. Авыл берничә тапкыр аклар һәм кызыллар кулына күчкән. Аклар ирләр һәм егетләрне сугышка алып киткәннәр һәм алар хәбәрсез югалган, берсе дә кире әйләнеп кайтмаган. Көньяк Уралдан Кунгурга күтәрелүче Блюхер отрядлары да моннан үткән.

Авылда беренче күмәк хуҗалык 1928 елда оешкан. “Үрнәк” дигән авыл хуҗа­лыгы артеле булган ул. Анда берләшүчеләр авылдан читкә китеп аерым урнашканнар. Хәзер Үрнәк авылы юк инде.

1929-1930 елларда Ялгызнаратның үзендә ике колхоз була. Аларның берсен “Кызыл нарат” дип атыйлар. 1933 елда вак колхозлар берләштерелә һәм олы хуҗалыкка Тельман исеме бирәләр, ул 2008 елга кадәр яши.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылның 168 ир-егете һәм ике хатын-кызы илебез бәйсезлеген якларга киткән. Аларның яртысы чит җирләрдә ятып калган.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]
462

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

яңарт | SPARQL |сурәтләр тап

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок башстат не указан текст
  2. 2,0 2,1 Ялгызкаен, Ялгызнарат - халкы яши алга карап
  3. алыс - ерак (көнчыгыш татар сөйләшү)
  4. телү - бүлү (көнчыгыш татар сөйләшү)
  5. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]