Җәлдәк (кабилә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлдәк (кабилә) latin yazuında])
(Ялдәк битеннән юнәлтелде)

Җәлдәк (елдәк, ялдәт) — топоним, волость атамасы. Шулай ук соңгы елларда уйлап чыгарылган псевдокабилә атамасы. Уфа тарихчылары, шулай ук этномиссионерлары тарафыннан Түбән Агыйдел татарлары төркемчәсенә карата кулланыла.

Телләре татар теленең Башкортстан сөйләшләренә карый.

Җәлдәк волосте Башкортстанның Борай, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Нуриман һәм Чакмагыш районнарындагы җирләрне колачлаган[1].

Дүртөйле районында урнашкан Җәлдәк авылы исемендә сакланган.

Этноним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этнограф Р. Г. Кузеев фикеренчә, кабилә атамасы -ак, -әк, -ик, -ук, -ык һәм ялгаулары белән бөтен төрки этнонимнары төркеменә (казак, комык, кыпчак һ.б., башкортларда шулай ук — бәдрәк, терсәк) карый[2]. Башка версиялар буенча ул -дәк ялгавына бөтен башкорт антропонимы (Бүздәк, Җәлдәк) булып тора. Шәҗәрәләргә тиешле кабиләнең борынгы ата-бабасы Җәлдәк тархан булган[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топонимның чыгышы һәм тарихы турында мәгълүматлар бик аз. Җәлдәк тамгаларының күбесе кыпчак ыруларының тамгаларына тап килә.[2].

Урта гасырлар дәверендә җәлдәкләр зур Дешт-и-Кыпчак кабиләләр тупланмасының бер өлеше булган. XI—XIII гасырда Кыпчак даласы кабиләләренең аерым төркемнәре Урал алды төбәгенә килеп урнаша[1]. Этнограф Р. Г. Кузеев буенча, җәлдәк кабиләсенең борынгы җирләре Агыйделнең сул як яр ярында урнашкан, бу территория урта гасырларда иң актив кыпчак экспансиясына дучар була[2]. XV—XVI гасырлар чигендә көньяк Башкортстанда кыпчаклардан җәлдәк җитәкчелегендә уч аерылып чыга. Бу күч төньяк-көнбатыш Башкортостанга барып Казан ханына хезмәт итә башлый һәм аларның башлыгы Җәлдәк тархан дәрәҗәсен ала. Соңыннан җәлдекләрнең бер өлеше төньякка юнәлеп, Танып янында урнаша, ә кайсылары — Караидел елгасы үзәненә күченә[2].

Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылганнан соң, яңа җирләр волостларга бүленә, шулар арасында Җәлдәк волосте дә ясала. Күп кенә документларда волость Казан даругасы составында, ә кайсыларында — Себер даругасы составында теркәлә[1]. 1714 елга Җәлдәк вулысы 4 аймактан (түбәдән) торган: 1-чесе — Әхмәр Хәсәнов (Асанов) аймагы, 2 нчесе — Сырым Бичин аймагы, 3 нчесе — Солтанбәк Маликов аймагы, 4-чесе — Балтай Муйнаков аймагы. XVIII гасыр уртасында П. И. Рычков тик 3 кенә аймак терки:

  • Уфа-Җәлдәк — Караидел елгасы бассейнында;
  • Кыр-Җәлдәк — Агыйделнең сул як яр артына;
  • Бүре-Җәлдәк — Агыйделнең уң яр ярында[3][1].

1662 елда җәлдәк «башкорты» Китап Баймурзин якташлары белән ата-бабаларының асаба җирләрен саклаучы кәгазь ала. 1700 елда Сырым Бичин, Солтанбәк Матиков якташлары белән бергә асаба җирләрен элемтәче патша грамотасын ала, шулай ук бу документка тиешле җәлдәкләрнең Азов походында катнашуы турында билгеле[3].

Соңрак Җәлдәк вулысы җирләре Ырынбур губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләр составына керә, ә 1865 елда бу өязләр Уфа губернасына күчә[1]. 1798-1854 елларда, Башкортстанда идарә итүнең кантон системасы чорында — 5-нче (10 нчы, 11 нче) һәм 10 нчы (12 нче, 13 нче) башкорт кантоннарына карый. Генераль җир межевание өземтәләре буенча, XIX гасыр башына Җәлдәк вулысы составында 30331 дисәтинә җир була[3]. Көнбатышта — елан, төньякта — тазлар, көнчыгышта — каңлы һәм унлар, көньякта — дуан волостьлары аларга күрше була[1].

Җәлдәкләр «башкорт» күтәрелешләредә актив катнаша. 1662-1664 еллардагы күтәрелешнең җитәкчеләре арасында Җәлдәк вулысы «башкорты» Тәлгәш Аникеевның булуы билгеле[1]. 1735-1740 еллардагы ихтилалда чорында абыз Килмәк Нурышев гаскәре составында җәлдәктән мулла Йосыф Токсин һәм Яугилде Тавлинларның отрядлары сугышуы, ә Аскар Солтанбәков җитәкчелегендәге отряд Акай Күчемов гаскәренә кушылуы турында мәгълүматлар бар[1]. 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы барышында, 1773 елның ноябрендә башкорт ягына җәлдәк авылы старшинасы Баязит Килмәтов (Килмөхәмәтов) үзенең отрядлары белән чыгуы билгеле[1].

1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң якын-тирәдә анти-большевик хәрәкәте көчле сулыш ала, 1918 ел башында җәлдекләрнең иң зур авылы Борайда Шәрәфетдин Хәмитов җитәкчелегендә күтәрелеш башланып китә. Баш күтәрүчеләр төбәктән Үзәк Русиягә икмәк озату хәстәрлекләрен өзгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.(рус.)
  • История башкирских родов. Ельдяк. Том 13 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, И. А. Амиров, Ф. С. Марваров, Р. М. Камалов, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 600 с. — ISBN 978-5-85051-650-5.(рус.)
  • Йәнғужин Р. З. Башҡорт ҡәбиләләре тарихынан — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1995. — 96 б. — ISBN 5-295-02551-3.
  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — 572 б.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йәнғужин Р. З. Җәлдәк // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.